Татарстан мөгаллимнәре дини мәгариф хакында сөйләшә

22 сентябрь 2014 ел 13:13

23-24 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә мәдрәсәләрдә укытучы һәм мәчетләрдә башлангыч дини белем бирүче мөгаллимнәр өчен квалификация күтәрү курсларын оештыра. “Ислам мәгарифен камилләштерү ысуллары” дип аталган укуларда 300гә якын мөгаллим катнашуы көтелә.

Чара "Казан" милли мәдәни үзәгендә үткәрелә. Сәгать 9.00дә башлана.

Дини мәгариф өлкәсе белгечләре ктанашындагы икенче чара чәршәмбе көнне була. 

24 сентябрьдә Казанда Россия ислам мәгарифе советының чираттагы киңәйтелгән утырышы үткәреләчәк. Әлеге советны Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли.

Әлеге җыелышта совет әгъзалары һәм мөселман уку йортлары  вәкилләре катнашачак. Дини мәгариф өлкәсе вәкилләре ислам белгечләрен әзерләү, урта һөнәри дини белем  бирү буенча стандарт программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру хакында сөйләшер дип көтелә.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана