Җыелышта загс бүлекләре эшчәнлегенә кагылышлы сораулар тикшерелде. Моннан тыш сүз гаилә кыйммәтләрен саклау хакында барды.
"Гаиләләрне саклау һәм аларның дәрәҗәсен үстерү өчен массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итәргә кирәк", - дип саный Рөстәм хәзрәт. "Аерым үрнәк, күпбалалы һәм төрле сынауларны күтәргән гаиләләр тәҗрибәсен күрсәтү, алар хакында сөйләү мөһим. Гаиләләр бик күп гореф-гадәтләрне саклыйлар, балаларын, оныкларын бәхетле, уңган-булган итеп тәрбиялиләр. Менә аларны да үрнәк итеп күрсәтергә иде. Әйтик, бүген шактый кеше күпбалалы гаиләләрне бик хуплап бетермиләр. Аларга гадәттән тыш хәл итеп карыйлар. Безгә бу карашны онытып, балаларны кайгыртуны, аларга җитәрлек пособияләр бирүне, балалар бакчаларын, мәктәпләр төзү хакында уйлау дөресрәк булыр. Балалар безнең киләчәк, шуңа күрә аларның каралган булуы дәүләтебез өчен бик мөһим", - ди Рөстәм хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт: "Үрнәк гаиләләрне күбрәк күрсәтергә кирәк"
18 сентябрь 2014 ел 15:32

Соңгы яңалыклар

“Зәкят” хәйрия фонды “Татнефть”нең социаль башлангычлар конкурсы грантына лаек булды
27 июнь 2022 ел 12:54

Татарстанда беренче тапкыр җәядән ату буенча “Туган батыр” Бөтенроссия турниры узачак
27 июнь 2022 ел 09:20
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы