Татарстан мөфтие Женевада БМО уздырган сөйләшүдә катнаша

18 сентябрь 2014 ел 17:08

18 сентябрьдә, Женевада БМО советы сессиясе үздырылды. Сессия кысаларында "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү" («Ислам религия  мира:   гармоничное   сосуществование   конфессий»)  дигән темага сөйләшү оештырылды. "Түгәрәк өстәл"дә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм башкалар катнашты.

“Түгәрәк өстәл” Татарстанның  динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашудан гыйбарәт булды.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, юнәлешләре тәкъдим ителде, республикадагы мөселманнарга, дини вәзгыятькә багышланган видеолар күрсәтелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән милләтләр оешмасы әгъзаларын республика мөселман өммәте һәм татарларның Ислам тарихы белән җентекләп таныштырды. “Совет заманы таркалган, үзгәртеп кору елларына республикада бары 24 мәчет калган була.Бүгенге көндә рәсми теркәлгән мәчетләр саны 1430га җитте. Татарстанда динне үстерү, тарату һәм татар халкының бай дини рухи мирасын торгызу өчен нигез, потенциал бар. Чөнки татар дин галимнәре бик зур мирас, җитди хезмәтләр калдырганнар, динне өйрәнү һәм башкаларга җиткерү өчен күп тырышлык куйганнар”, - диде мөфти. Мөфти хәзрәтләре хәзерге көндә республикада Коръән-хафизлар әзерләү, Изге китапны өйрәнү мәсьәләләренә, татар дин әһелләре мирасын торгызу ниятеннән нәзарәт тарафыннан алып барылган нәшрият эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтте.

Шулай ук “түгәрәк өстәл” эшендә нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Россия мөселман яшьләре берлеге рәисе Марсель Сабиров, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина катнашты һәм үзләренең дини эшчәнлекләре хакында сөйләделәр.

Татарстан вәкилләре чыгышларын Мисыр, Марокко, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Индонезия, Польша, Казахстан, Белорусия, Кыргызстан, Шри Ланка дипломантлары һәм БМО вәкилләре тыңлады.

Чараны Россиянең БМОдагы даими вәкиле Алексей Бородавкин алып барды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана