string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8047.html"
19.09.2014 14:54

18 сентябрьдә “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе, мөхтәрәм дин әһеле һәм мөгаллим, Казанның Ал мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин бер төркем хәзрәтләргә, җәмәгать эшлеклеләренә үзенең яңа җыентыгын тәкъдим итте. “Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнарындагы мәчетләр турында белешмәлек”кә ике райондагы  27 мәчет һәм 4 дини уку йорты турында мәгълүмат тупланган.

Китап хакында сөйләгәндә  Ильяс хәзрәт болай диде: “Казанның тарихи мәчетләренең кире кайтарылып, яңа гыйбадәт йортларының салына башлануына егерме елдан артык вакыт үтеп китте. Әлбәттә, бу үзенчәлекне тарихка теркәп кую зарури. Шушы эштә безнең бабайлар үрнәк булып тора. Казан имамнары Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗәни һәм Хөсәен хәзрәт Әмирхан үз китапларында Казан мәчетләренә багышлап аерым бүлекләр язып калдырганнар, ә бүгенге тарихны барлап кую – безнең заманда яшәүче имамнарның бурычы”, - диде. 

Ильяс хәзрәт белешмәлек  һәм шулай ук мәдрәсәдә алып барылган эшләр хакында үзенең туган көнендә сөйләде. 18 сентябрьдә 1996 елдан башлап мәдрәсәдә дини гыйлем җиткерүче, дистәләгән басмалар авторы,  мөхтәрәм мөгаллимгә 50 яшь тулды.  Ильяс хәзрәт Җиһаншинны. 2001елда “Гыйлемле булу – олуг бурычтыр”, 2011 елда “Җиһан күрке иман белән” исемле  китаплары дөнья күрде. Хәзрәт “Әтрәч”, “Чистави”, “Кулаткы”, “Мунчәли” укулары исеме астында үтә торган дини, фәнни-гамәли конференцияләрне оештыру белән шөгыльләнә, халык өчен чыгарылган кечкенә җыентыкларга мөхәррирлек итә.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Ильяс хәзрәткә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның  котлавын җиткерде. Мөфти хәзрәтләре котлавында: “Ильяс хәзрәт! Республикабыздагы барча мөселманнар Сезне дистә еллар дәвамында дини мәгариф үсешенә зур өлеш кертеп килүче тырыш дин әһеле; йөзләгән шәкертләргә ислам кыйммәтләрен җиткерүче, аларны татар халкының рухи байлыгы, танылган галимнәре  белән  таныштырган мөхтәрәм мөгаллим;  җәмәгать эшләрендә актив катнашучы зыялы шәхес буларак беләләр. Сез шәкертләргә башкалабыз мөселманнары тарихын өйрәтүче кызыклы чаралар һәм өлкән буын дин әһелләренә карата хөрмәт хисен тәрбияли торган  очрашулар оештырып та өммәтебезне рухи яктан ныгытуга, берләштерүгә зур тырышлык куясыз. Киң колачлы дини эшчәнлек алып баруда Раббыбыз үзенең ярдәменнән ташламасын! Динебез һәм республикабыз үсешенә керткән хезмәтегез өчен һидаять нуры, муллык бирсен”, - дигән сүзләр язылган. 

Ильяс хәзрәтне гомер бәйрәме белән шулай ук баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, шәкертләре, чордашлары һәм башкалар тәбрикләде.