Мөфтинең Женевада рәсми очрашулары дәвам итә

19 сентябрь 2014 ел 14:57

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Женевада Россиянең Берләшкән милләтләр оешмасының даими вәкиллегендә Швецариянең “Рождества Богородицы” чиркәве рухание, протоирей Михаил Гундяев белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР МДНе аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Россия мөселман яшьләре берлеге рәисе Марсель Сабиров, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина катнашты.

Мөфти Михаил Гундяевка нәзарәтнең Казан Епархиясе белән хезмәттәшлеге хакында сөйләде. Үзара хезмәттәшлек кысаларында төрле дин вәкилләре катнашында уздырылган велоузыш, “Дуслык аллеясы” булдыру һәм бергәләп агачлар утырту кебек чараларны искә алды. Мөселман һәм православ яшьләр өчен уртак проектларның тормышка ашырылуы  үзара килешеп, тыныч яшәү хакында сөйләвен әйтте. Сөйләшү ахырында Камил хәзрәт әңгәмәдәшенә Татарстан мәчетләре һәм чиркәүләре турында фотолардан торган китап бүләк итте һәм республикага кунакка чакырды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана