Татарстан тәҗрибәсе зур кыйммәткә ия

19 сентябрь 2014 ел 19:36

19 сентябрьдә мөфти Камил хәзрәт Берләшкән милләтләр оешмасының Женевадагы кеше хокуклары буенча баш комиссары идарәсендә булды. Биредә ул баш комиссар Зәид Раад әл -Хөсәен белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР МДНе аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Россия мөселман яшьләре берлеге рәисе Марсель Сабиров, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина катнашты.

Мөфти баш комиссарны Татарстан мөселман өммәте үзенчәлекләре, уңышлары, тарихы белән таныштырды. Ул: “Россиягә ислам икътисадый һәм дипломатик юллар белән 922 елда килә. Тарихка күз салганда, заманында өч рухи фикер үзәге булганын аңлыйбыз. Өч үзәк: Бохара, Каһирә һәм Казан. Безнең рухи мирасыбыз бик зур, хәзерге вакытта бу мирасны кайтару эшләре алып барыла. Дини хезмәтләр хәзерге заман татар теленә күчерелә”, - дип сөйләде. Сөйләшүдә бүгенге вәзгыять  хакында да сүз барды. “Татарстанда мөселман мәгарифе системасы ныгый, хәләл-индустрия үсеш ала бара. Хәзерге вакытта республикада рәсми теркәлгән 1430 мәчет эшли”, - диде мөфти хәзрәтләре.

Наилә ханым Җиһаншина үз чиратында республика мөслимәләре хакында сөйләде. Наилә ханым Татарстан мөслимәләренә динебез кушканнарны үтәп яшәү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуы хакында әйтте.

Сөйләшү барышында быел октябрь аенда Татарстан җитәкчелеге булышлыгында һәм БМОның кеше хокукларын яклау буенча баш комиссар идарәсе катнашында үткәреләчәк “Мөселман хатын-кызы һәм бүгенге дөнья» дип аталган конференция турында да сүз барды. Әлеге чара Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан хатын-кызларга карата һәр төр дискриминацияне юкка чыгару буенча конвенция кабул ителүгә 35 ел тулу уңаеннан оештырыла. Баш комиссар конференцияне үткәрү урыны итеп, Татарстан сайлануы очраклы түгел икәнне билгеләп үтте. Татарстанның милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрдә туплаган тәҗрибәсе, шулай ук төрле халыклар, диннәр хокукын якларга мөмкинлек тудыруы зур кыйммәткә ия дип ассызыклады.

Татарстан мөфтие баш комиссарны конференциядә шәхсән катнашырга, Татарстанга килеп ислам үсеше, динара мөнәсәбәтләр белән тагын бер кат танышырга чакырды. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана