Мөфти Цюрих мәчетендә Исламда гыйлем алу хакында вәгазь сөйләде

20 сентябрь 2014 ел 13:23

20 сентябрьдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ястү намазыннан соң Цюрих шәһәренең җәмигъ мәчетенә йөрүчеләргә вәгазь сөйләде. Мөфти хәзрәтләре үзенең вәгазендә гыйлем туплау һәм галимнәрнең дәрәҗәләре хакында аңлатты. Коръән аятьләре, Пәйгамбәребез хәдисләре белән гыйлем төшенчәсен җиткерде. Мәчеткә җыелганнар Татарстан мөфтиен бирелеп тыңладылар.

Вәгазьдән соң Камил хәзрәт мәчет имамы белән күреште. Төрле илләрдә дини эшчәнлек алып баручы, динебезгә һәм мөселманнарга хезмәт итүче дин әһелләре үзара бик теләп, җылы аралаштылар. Чит илдәге мәчет мәхәлләсе мөселманнары Камил хәзрәткә вәгазе өчен рәхмәтләрен белдерделәр, Швецариядә янә күрергә өмет баглауларын әйттеләр. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана