Зәй мөхтәсибәтендә гарәпчә сөйләм теленә өйрәтәләр

22 сентябрь 2014 ел 09:57

Зәй мөхтәсибәте 1 сентябрьдән гарәпчә сөйләм теле һәм Коръән укый өйрәнү курсын башлап җибәрде. Район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов хәбәр итүенә караганда, әлеге курс уку елы дәвамында бара. Гомумән. 3 елга исәпләнгән.  Аны Түбән мәхәллә имамы Гамил Сәгыйров алып бара. Укулар атнага 3 тапкыр уздырыла. Дәресләргә  ир-атлар да, хатын-кызлар һәм балалар да йөри. “Коръән аятьләрен дөрес итеп уку бик мөһим. Аннары мөселман кардәшләребез төрле мөселман илләренә бара, хаҗ кылалар. Менә шул чакта аларга гарәпчә сөйләм телен белү бик кирәк. Бу курсларда без сөйләм теленә өйрәтәбез”, - диде Сәгыйть хәзрәт. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана