string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8060.html"
22.09.2014 09:08

Быел Чирмешәннән хаҗ сәфәренә 16 кеше бара. 20 сентябрьдә Чирмешән мәчете мәдрәсәсендә аларга хаҗиларның хокуклары һәм бурычлары хакында аңлаттылар. Хаҗ кылу тәртибе турында сөйләделәр. Моннан тыш изге ураннарга сәфәр кылу тарихы, үзенчәлекләре белән таныштырдылар. 

Хаҗилар өчен дәресне мәчет имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов уздырды. Сәфәргә чыгучыларны кызыксындырган сорауларга исә район имам-мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин җавап бирде.