string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8071.html"
22.09.2014 17:41

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Бәйт әл-Хибра" гаилә үзәге директоры һәм гаиләләр хокукы буенча белгеч, доктор Хәлид ибн Сауд әл-Хулейби (Согуд Гарәбстаны) белән очрашты. 

Очрашу барышында Камил хәзрәт Согуд Гарәбстанынан килгән кунакка нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләде. Казанда гаилә кыйммәтләренә багышланган вәгазьләр сөйләнә һәм мөселманнар гаиләләре белән дини бәйрәмнәргә җыела торган Гаилә мәчете эшләве хакында җиткерде. 

Чит ил кунагы үз чиратында Гаиләләрне үстерү югары институты һәм Гаиләләрне саклау ассоциациясен җитәкләвен хәбәр итте. Мәгариф һәм рухи тәрбия өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга өмет баглавын белдерде.

22-23 сентябрьдә Хәлид ибн Сауд әл-Хулейби ​Россия ислам институтында гарәп телендә "Мөселман гаиләләрен ныгыту һәм гаилә конфликтларын чишү" дигән темага лекция укыячак. Әлеге дәрескә теләгән һәркем килә, керү ирекле. Белешмәләр өчен тел. 245-06-35 / 277-64-01

Дәресләр расписаниясе

22 сентябрь (РИИ, 320 ауд.)

11:00 -  лекция «Гаилә мөнәсәбәтләренә ислам карашы»

14:00 – тренинг «Гаиләне ныгыту ысуллары»

23 сентябрь (РИИ, 320 ауд.)

14:00 - «Гаилә конфликтлары һәм аларны чишү юллары»