string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8075.html"
23.09.2014 14:36

Бүген республика мәчетләрендә башлангыч дини белем бирүче 300гә якын мөгаллимә тәҗрибә уртаклашу һәм өстәмә гыйлем туплау ниятеннән башкалабыз Казанга җыелды.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә  “Ислам мәгарифен камилләштерү ысуллары” дип аталган укуларны оештырды. Мөгаллимнәр чарасы  “Казан” милли мәдәни үзәгендә  үткәрелде. Анда республика дин әһелләре һәм мөгаллимнәреннән  тыш Төркиядән килгән мөхтәрәм кунаклар дә катнашуы төрле илләрдәге мәгариф юнәлешләре хакында күзалларга ярдәм итте.

Укулар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның әһаңле итеп Коръән укуы һәм мөгаллимнәрне сәламләве белән башланып китте.  “Бик күпләр дин гыйлемен иң беренче чиратта мәчет каршында оештырылган курсларда укып ала. Мөгаллимнәр мәхәлләне тәрбияли. Мәхәллә халкының иманын ныгыта. Динебезне гыйлем аша гына төгәл, дөрес итеп чакырырга мөмкин. Менә шуның өчен дә Дини мәгариф системасы  - Диния нәзарәтенең иң мөһим өлкәсе булып тора. Аллага шөкер, бүгенге көндә республикабызда 1500гә якын мәчет эшләп килә һәм шулар каршында 800дән артык мөгаллим башлангыч дини белем бирә”, - диде мөфти хәзрәтләре. Камил хәзрәт төрле мөхтәсибәтләрдән килгән мөгаллимнәргә үзенең рәхмәтләрен дә ирештерде: “Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйткән: “Ике кешегә гали дәрәҗәләр бирелер: берсе – Аллаһуның биргән малларын хак юлда сарыф иткән бай кешегә; икенчесе – Аллаһуның биргән гыйлемен башкаларга өйрәткән һәм араларында гыйльми фикерләр биргән галимгә”. Менә шушы җыелыштан файдаланып, нәзарәт һәм үз исемемнән сезгә шушы мәртәбәле, дәрәҗәле хезмәтегез өчен рәхмәтләремне әйтәсем килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхим- шәфкатьләре, бәрәкәтләре язсын”. 

Мөфти хәзрәтләре мөгаллимнәр өчен махсус әзерләнгән китаплар белән дә таныштырып узды. Укытучыларга дистә еллар мәдрәсәдә укыткан мөгаллим Камил хәзрәт Вәлиуллинның ике дәреслеге: “Ислам тәрбиясе” һәм “Ислам тәрбиясе дәресләрен укыту методлары” таратылды. Моннан тыш ТР МДНнең фән һәм мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән, Голәмәләр шурасы хуплавы белән нәшер ителгән “Мәчетләр каршындагы курслар өчен укыту программасы” өләшенде. Бу программаны  “Хузур” нәшрият йорты бастырды. 

Чарада катнашкан мөфтинең дини мәгариф юнәлешенә җаваплы урынбасары, Россия ислам институты ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында мәчетләр каршында оештырылган укытуларның әһәмиятен  елдан-ел аңлый баруыбыз хакында әйтте. “Якынча исәпләүләргә караганда, курсларда 30 меңгә якын кеше башлангыч дини белем ала. Алар арасында яшьләр дә, картлар да бар. Сезнең аларны дини яктан тәрбияләүдә өлешегез зур. Нәзарәт, РИУ тарафыннан да мөгаллимнәргә  игътибар зур булырга тиеш. Шуны аңлап,  шушындый курслар оештырабыз да һәм нәшер ителгән дәреслекләр өләшәбез. Бергә җыелышып сөйләшү вакытында сорауларны ачыклап, тәкъдимнәр хакында да киңәшәбез”, - диде ул.  

Чарада шулай ук Төркиядән килгән кунаклар – Төркиянең дини эшләр идарәсенең мәгариф департаменты җитәкчесе, доктор, профессор Али Эрбаш һәм Төркиянең Мәскәүдәге илчесенең дини эшләр буенча киңәшчесе Дурсын Әйгүн чыгыш ясады.    Алар Төркиянең дини мәгариф өлкәсе белән таныштырдылар һәм белем бирү өлкәсендә үзара хезмәттәшлеккә чакырдылар. Чит ил кунаклары Төркия мәдрәсәләрендә бер миллионярым шәкерт белем алуы хакында әйттеләр. Әйтик, Төркиянең дини идарәсе карамагындагындагы 24 мең мәдрәсә эшли. Җәй көннәрендә мәчетләрдә оештырылган 2 айлык укуларга 4 миллионнан артык шәкерт җыелуы хакында җиткерделәр.

Бүген оештырылган укуларда мәгариф өлкәсенә кагылышлы яңа канунда дини уку-укыту учрежденияләренә кагылышлы үзенчәлекләр хакында да сөйләнелде. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте эксперты Рөстәм Хәйбрахманов җентекләп аңлатты. Тататарстан Фәннәр академиясе өлкән фәнни хезмәткәре Камил Насыйбуллов мәчетләр каршында оештырылган курсларга кагылышлы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. “Мәчетләр каршында оештырылган курсларның һәм мәдрәсәләрнең иң зур үзенчәлеге шунда, аларда һәр укучыга индивидуаль - шәхси якын килү бар. Программалар да менә шушы үзенчәлек искә алына”,-  дип билгеләп узды ул.  

РИИ мөгаллиме Габдулла хәзрәт Әдһәмов “Гакыйдә дәресен укытуның актуаль проблемалары” дигән темага тукталды. “Гакыйдә дәресен укытканда иң актуаль мәсьәлә ул – идеология. Безнен бабаларыбз ислам динен кабул иткән көннән башлап, үзләренең дини юлларын хәнәфи мәзхәбе буенча алып барганнар. Әмма, кызганыч, совет чорында бу традиция безнең өзелеп торды. 80-90 еллар башында динебез яңадан уянып килә башлаганда, безнең җирлеккә чит агымнар да керә башлады.  Хәзер безнең өчен үзебезнең тамырларыбызга-хәнәфи тамырларыбызга кайту мөһим. Аның өчен без, әлбәттә, тамырларыбыз белән таныш булырга тиеш”, - диде Габдулла хәзрәт. Сүзен дәвам итеп хәзрәт Ислам фәннәренең барлыкка килүе һәм үсеше, гакыйдә фәнендә безнең хәнәфи тармагы, хәнәфи мәзхәбенең дөнья буенча таралуы хакында сөйләде.

Чара кысаларында республиканың төрле район мөхтәсибәтләренең дини уку-укытуны оештыру тәҗрибәләре белән мөгаллимнәр үзләре таныштырдылар. Бу уңайдан Кукмара мөхтәсибәтенең үрнәк тәҗрибәсе күпләрдә кызыксыну уятты.  

Мөгаллимнәр җыелышын мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Хәзрәт дистә еллар дәвамында халкыбызга динебез хезмәтләрен җиткерүче, барлык тырышлыкларын куеп дингә хезмәт итүче мөхтәрәм мөгаллимнәргә Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларын теләде. Мөхтәсибләрне мәчетләр каршында укулар оештыруга зур игътибар бирергә һәм авылларда мондый башлангыч дини белем алу бик зур әһәмияткә ия булуны ассызыклады.