Татарстаннан беренче төркем хаҗилар изге сәфәргә кузгала

24 сентябрь 2014 ел 17:43

25 сентябрьдә Казаннан хаҗ кылучыларның беренче төркеме изге сәфәргә чыга. “ДУМ РТ Хадж” программасы буенча 220 мөселман һәм алар белән 6 төркем җитәкчесе- имам  “Казан” халыкара аэропортыннан Җидде шәһәренә туры рейс белән очалар.  

Изге сәфәргә җыенган мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озата. Шулай ук мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин аларга үзенең теләкләрен җиткерәчәк.

Бу елда да Татарстан хаҗилары өчен уңайлы шартлар тудырылды. Аларны төркем җитәкчеләреннән тыш 15 Татарстан табибы озатачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана