string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8085.html"
25.09.2014 14:10

Бүген, Казанның Тукай урамыннан 220 татарстанлы изге сәфәргә -  хаҗ сәфәренә юл алды. Беренче төркем хаҗиларны “ДУМ РТ Хадж”  хаҗ программасын тормышка ашыручылар, туганнары-якыннары иртәнге сәгать җидедә озаттылар. Изге сәфәргә чыгучыларга үзенең нәсихәтләрен һәм изге теләк-догаларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде.

Камил хәзрәт  быелгы хаҗ сәфәрен оештыруда берникадәр үзгәрешләр кертелүе  хакында әйтте. Мәккәдәге мәчетне төзекләндерү сәбәпле квоталар саны киметелде, шул исәптән Россиягә дә. Россиягә квота 16400гә кадәр киметелде. Татарстанга исә шуның 1800е бирелде. Монна тыш Согуд Гарәбстаны хаҗ оешмасы таләбе буенча, соңгы 5 ел эчендә хаҗ кылмаганнар гына хаҗга бара ала.

Татарстан хаҗилары изге сәфәрдә татар ашлары белән тукланачак. Моның өчен алар белән махсус пешекчеләр дә бара. Шулай ук хаҗиларның 15 табиб сәламәтлеген кайгыртачак һәм аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтәчәк.

Изге сәфәргә кузгалучылар “ДУМ РТ Хадж» офисы яныннан автобусларда  “Казан” халыкара аэропортына юл тоттылар. Аннан исә туры рейс белән Согуд Гарәбстанына очтылар.