string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8089.html"
25.09.2014 16:37

Мөселман дөньясы бу көннәрдә Корбан бәйрәме алды мәшәкате белән яши. 25 сентябрь иртәсендә Татарстаннан беренче хаҗилар төркемен изге сәфәргә озаттылар. Быел республикадан меңнән артык мөселман хаҗ кылып кайтачак. Алар 4 октябрьдә Мәккә җирендә корбан чалса, Татарстанда да хәленнән килгән мөселманнар әлеге изге гамәлне башкарырга тырышачак.

- Һәр мөселман кешесенә Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалдыру савап эш. Хәтта кесәсендә артык акчасы булмаса да күңеле белән Аллаһыга инанган кешеләр корбан чалдырырга омтыла. Пенсиягә яшәүче әбиләребез дә еш кына ел буена корбанга дип тиенләп акча җыя. Шушындый вакытта яп-яшь, сау-сәламәт адәмнәрнең мөмкинлек юклыкка зарлануы урынсыз кебек. Кешеләр корбан итенең бер өлешен туганнарына, икенче өлешен ятим-мохтаҗларга өләшеп, калган өлешен үз гаиләсендә табын әзерләп сихәтләнә, – ди Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң быелның май аеннан мал чалу һәм ит җитештерү өлкәсендә яңа техник регламентлар кертелүе мәгълүм инде. Корбан гаете көннәрендә, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, ислам кануннары буенча терлек чалуны санитария таләпләренә туры китереп оештыру мәсьәләсе дә үзенең актуальлеген югалтмады. Изге бәйрәм көннәрендә корбан чалу өчен махсус заманча комплексларның берсе 25 сентябрьдә Лаеш районы Сокуры авылындагы “Юлчы” мәчете янында ачылды. Бу вакыйгада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Лаеш районы хакимияте җитәкчелеге катнашты.

Казан шәһәренә терәлеп үк торган Сокуры авылында элек нигездә урыслар яшәсә дә, хәзер халыкның яртысын татарлар тәшкил итә. 90нчы еллар башыннан биредә мөселманнар мәхәллә төзеп, авария хәлендәге иске мәктәп бинасында җыелып намаз укыган. 2006 елда кирпечтән яңа мәчет төзеп куйганнар. Казанны көньяк-көнчыгыш районнар белән тоташтыручы зур юл буенда урнашкангамы, иман йортын “Юлчы” дип атаганнар. Инде киләчәктә мәдрәсә дә кору ниятләре бар. Ә быел әле тагын яңа тәһарәтханә төзиячәкләр икән. Кирпечне Алексеевск кирпеч заводы җитәкчесе вәгъдә иткән. Элек тә, хәзер дә мәхәлләдә Сокуры авылында яшәүче Галимҗан хәзрәт имамлык итә. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчеткә икенче имам вазифасын да билгеләргә булды. Казаннан йөреп эшләячәк яшь имам Фәрит хәзрәткә шәһадәтнамәне мөфти Корбан чалу комплексы ачылу тантанасында тапшырды. Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин сүзләренчә, 23 мәчет исәпләнгән районда икенче имам билгеләүнең бу әле беренче очрагы. “Имам-хатыйблар мәхәллә эшенә җитешмәскә мөмкин. Әйтик, менә безнең дә ике мәчетнең имам-хатыйбы хаҗга китте, димәк, аларның мәхәлләләрендә гает намазын без барып үткәрәчәкбез. Диния нәзарәтенә икенче имамнар билгеләү мөһимлеге турында электән әйтәбез һәм менә Татарстанда акрынлап бу эшкә керештеләр”, – ди Рәфкать хәзрәт.

Соңгы елларда Сокурыда йорт җиткерүчеләр артуы һәм Казаннан корбан чалдырырга дип “Юлчы” мәчетенә мөрәҗәгать итүчеләр күбәюе сәбәпле, быел мәчет территориясендә барлык уңайлыклары булдырылган мал чалу комплексы төзегәннәр. Төзелеш белән җитәкчелек иткән эшкуар, тумышы белән Сокуры егете Азат Гайнетдинов әлеге тәкъдимне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ясавын әйтә.

- “Юлчы” мәчете мәктәп янында урнашкан. Корбан чалдыручылар бик күп, барысы да кеше күз алдында эшләнә, узган ел да 200ләп мал чалынды. Без, иганәчеләр, берләшеп корбан чалу өчен махсус урын корып куярга ниятләдек. Ай ярым эчендә башкарып та чыктык. Монда сарык һәм башка эре терлекне кертеп ябарга, ашатырга утарлар бар. Мал чала торган җирдә канализация, җылы һәм салкын сулар үткәрелгән. Идәнгә плитә җәелгән, итне ташу өчен рельслар салынган. Бөтен калдыклар махсус контейнерларга тутырылачак. “Алабуга” аерым икътисади зонасында эшләүче предприятие аларны бушлай үзендә эшкәртергә алып китәчәк. Хәтта малның канын да җыеп барып, Алабугага җибәрәчәкбез. Бөтен эш барышы чисталык саклап, санитар нормаларга җавап бирәчәк. Мал чалу күренеше чит кеше күзеннән ябык булачак, – дип сөйли Азат Гайнетдинов.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә Казан тирәсендәге башка районнарда да шушындый комплекслар пәйда булыр дип өметләнә. Ә быелгы Корбан гаетендә беренче тапкыр Казандагы егермеләп мәчет янында корбан чалу өчен махсус вагоннар куелачак. Бу, шулай ук дини йоланың үтәлешен санитария таләпләренә туры китерү максатында эшләнә. Алабуганың алда телгә алынган “Сария Био–Индастрис Волга” немец предприятиесе исә Корбан гаете дәвам иткән өч көндә Казанда өч урында, моннан тыш Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә дә терлек калдыкларын җыю өчен үз контейнерларын урнаштырачак. “Һәр контейнер 10 тонна сыйдырышлы. Корбан гаете көннәрендә аларны көн саен чиста буш савытларга алыштырып торачакбыз. Терлек калдыгыннан безнең предприятие терлек азыгы җитештерә”, – дип аңлата предприятиенең төбәк вәкиле Андрей Мамаев. Европада 40лап шушындый завод тотучы компаниянең Алабугадагысы узган елның көзендә генә сафка бастырылган, предприятие Идел буе төбәкләре белән эшли, быел тәүге тапкыр Корбан гаете көннәрендә мөселманнарга да хезмәт күрсәтәчәк.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Сокуры авылында узган вакыйганы илебездә рухи яңарышка хәерле юллар ачылуы белән аңлата. “Ходайга шөкер, узган 80нче еллардан соң халкыбыз иманга кайта башлады. Бүген илебездә Аллаһы ризалыгы өчен намаз уку, ураза тоту, корбан чалдыру өчен бернинди киртәләр юк. Бу – дәүләтнең сәясәтенә бәйле, аңлашып яшәү безгә гыйбадәттән аерылмаска мөмкинлекләр тудыра. Әмма диннән ерак торган кешеләр арасында корбан чалуны ямьсез күренешкә чыгарырга теләүчеләр дә очрый. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә корбан чалу өчен тиешле шартлар белән тәэмин ителгән махсус корылмалар торгызып кую, әлбәттә, шушындый тискәре фикерләрдән арынырга ярдәм итәчәк”, – дип ассызыклый баш казый.

Лилия ГАДЕЛШИНА, 

intertat.ru