string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8096.html"
26.09.2014 21:08

25 сентябрьдә Казаннан “ДУМ РТ Хадж» программасы белән хаҗ сәфәренә китүчеләрнең 220 

кешедән торган беренче төркеме кичке алтыга Согуд Гарәбстанына барып җитте. Төркемнең бер 

өлеше шушы көнне үк Гомрә хаҗын кылды. Шулай ук бүген күпләр әлеге кече хаҗ гыйбадәтләрен 

башкарачак. Бу хакта безгә “Яңа гасыр” телеканалы “Нәсыйхәт” тапшыруының автор һәм алып 

баручысы Ләйсирә Фазлыева хәбәр итте. 

“Аллага шөкер, самолетта яхшы очтык. Җиддә аэропортына самолет кичке алтыга төште. Бераз 

иртәрәк тә булгандыр әле. Татарстан хаҗиларына 5 кунакханә әзерләнгән, көнгә берничә мәртәбә 

ашаталар. Һәр бүлмәдә кондиционер эшли. Көнкүреш шартлар яхшы, болай халәт өйдәге кебек. 

Бары гыйбадәт кылу, догалар уку турында уйларга, бар күңелеңне Аллаһы Тәгаләгә багышлап 

йөрергә генә кирәк. Биредә адым саен ихрам киемендәге ир-ат мөселманнар, якты йөзле 

мөслимәләрне очратабыз, бер-берсен ихтирам белән сәламлиләр. Күңелне рухландыра торган 

бик ихлас маназара. Бар җиргә төркем җитәкчеләре озатып йөри, адашырлык түгел дип уйлыйм. 

“Әл-харам” мәчетеннән кунакханәләр 3 чакрым ераклыкта, автобуслар бушлай даими йөреп 

тора”, -диде ул.

“ДУМ РТ Хадж” программасында олы хаҗ гыйбадәтләренә кадәр хаҗилар өчен тарихи урыннарга 

сәяхәтләр оештыру да каралган. Хәзерге вакытта Мәккәдә 50 градус эссе. Хаҗиларыбызга хаҗ 

гамәлләрен башкарырга Алла ярдәм бирсен һәм хаҗларын кабуллардан кылсын!