Камил хәзрәт намаз хакында сөйләде

26 сентябрь 2014 ел 15:43

Россия мөселман яшьләре берлеге оештырган  “Бер дәрестә намаз укырга өйрәнү” дип аталган курсның беренче дәресен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин уздырды. Намаз – Исламның икенче баганасы. Мөселманнар намазны көнгә биш мәртәбә укый. Намаз вакытында әйтелә торган догалар ул гадәти сүзләр генә түгел. Бу догалар акылны, рухыбызны  бер итә, дип сөйләде Камил хәзрәт.

Атнаның һәр чәршәмбе көнендә нәзарәттә шушындый намазга өйрәтү сабаклары уздырылачак. Дәресләрне РИУны тәмамлаган Илнур Нуриев үткәрә.

Дәресләргә теләгән һәркем килә ала. Моның өчен 8 (952) 032-19-34 телефонына шалтыратып язылу сорала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана