Әлмәт имамнары һәм остабикәләре җыелышы үткәрелде

28 сентябрь 2014 ел 09:53

27 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчетенә мөхтәсибәт эшчәнлеген тикшерү максатыннан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте буенча кураторы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин  килде. Ул чираттагы имамнар һәм остабикәләр җыелышында катнашып,  мөхтәсибәт эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның бик актив булуын, аның районда һәм шәһәрдәге төрле проблемаларны уңай якка чишү юлындагы позициядә торуын, районда һәм шәһәрдә әледән-әле төрле чаралар еш уздырылуын, имамнар һәм остабикәләрнең дустана мөгамәләдә булуларын билгеләп үтте. Мәдрәсә эшчәнлегенә дә тукталып: “Әлмәттәге ислам мәдрәсәсе район һәм казыят ихтыяҗына туры килгән  имамнар әзерләү юлына баскан. Нәтиҗә 3-5 елдан күренер, иншаллаһ. Шушы дәвердә шәкертләребезнең гыйлем дәрәҗәсе күтәрелү көтелә. Ә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде Рөстәм хәзрәт. 

Казый Рөстәм хәзрәт җыелыштагыларны борчыган сорауларга .

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана