Теләчедә гошер бәйрәме

28 сентябрь 2014 ел 10:07

21 нче сентябрь көнне Теләче районынды гошер бәйрәме үткәрелде. Аллаһ биргән нигъмәтнең билгеле бер өлеше фәкыйрь мескеннәр хакы икәнләген онытмыйча вакытында тапшыру һәркемнең бурычы. Шушы гамәлнең мөһимлеген аңлап район халкы актив катнашты. Гошер китергән кардәшләребезне кайнар коймак. тәмле чәй белән сыйладылар.  Китергән нигъмәтләр бәрәңге, кабак, кишер, алма, бал бик күп җыйналды. Җыйнап бетергәч бер камаз булган мөлкәтне Казанның "Госмания" мәдрәсәсенә җибәрелде. Бу эштә ярдәм иткән район башлыгы урынбасары  Айрат Фатхуллин, "Игенче" хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Яхинга һәм барча кардәшләребезгә Аллаһның рәхмәте булсын. Аллаһ булган малларының бәрәкәтен насыйп итсен.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана