Кама Тамагында яңа агач мәчет ачылды

29 сентябрь 2014 ел 17:16

27 сентябрьдә Кама Тамагы районының  Шәпкә авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Әлеге күркәм бәйрәмдә район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шәһәбеев, авыл халкы, кунаклар катнашты. Галимулла хәзрәт авыл халкын мәчет ачылышы белән котлады һәм үз исеменнән төзелештә булышканнарга зур рәхмәтен белдерде.

Тарихка күз салсак, авылның агач мәчете манарасын 1951 елда кисәләр. Аннары мәчет корылмасы төрле максатларда файдаланыла. Ул вакытта ук инде бик борынгы саналган була. Район халкы сөйләвенә караганда, 100 елдан артык торган бураны быел кыш көне сүткәннәр һәм аның урынына яңа агач мәчет корырга булганнар. Шулай итеп, авыл халкы тырышлыгы, иганәчеләр ярдәмендә бер елга якын вакыт эчендә яңа иман йорты калыккан. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана