Корбан бәйрәме алдыннан велоузыш үткәрелә

29 сентябрь 2014 ел 17:28

ТР МДНнең яшьләр бүлеге һәм Ярдәм мәчете каршында эшләүче “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы, Казан Кремле ислам мәдәнияте музее Корбан бәйрәме алдыннан велоузыш үткәрә. “Ислам. Спорт. Мәгърифәтчелек”   шигаре астында уздырыла торган чарада 2 октябрьдә сәгать 18.00дә старт ала. Велоузыш юлы:  Мәрҗани мәчетеннән башлап, Нариман урамындагы “Милләт йорты”на кадәр. Маршуртка Казанның барлык тарихи мәчетләре кергән.  

Әлеге чара кысаларында Иске һәм Татар бистәләре буйлап экскурсия дә оештырыла. Экскурсияне танылган тарихчы Тәэминә Биктимерова һәм Ислам мәдәнияте музее белгече Динә Хәбибуллина үткәрә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана