Олуг җанлы имам бик күпләр өчен рухи терәк булды

30 сентябрь 2014 ел 15:08

29 сентябрьдә динебез үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм дин әһеле,  “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Гыйлмулла хәзрәт Хәлиуллин бакыйлыкка күчте. Дистә еллар гомерен динебезгә багышланган хәзрәткә 82 яшь тулган иде.

Тумышы белән Буа районының Ташкичү авылыннан булган хәзрәт Татарстан өммәтенә зур тырышлык белән хезмәт итте, дини алгарыш өчен күп көчен куйды. Дин әһеле буларак Гыйлмулла хәзрәт, зур җаваплылык хисен тоеп, җиңел булмаган имамлык вазыйфасын намус белән башкарды. Ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер торды, олуг җанлы  имам бик күпләр өчен рухи терәк булды.  

1995 елда аның тырышлыгы белән Казанның Мәдинә мәчете корылды, берничә елдан биредә мәдрәсә төзелде. Моннан тыш актив дини эшчәнлек алып баручы хәзрәт якташларына иман йортлары төзү өчен тырышты. Буа районында  3 мәчетне төзүне башлап йөрде. Шулай ук Казанның ике бистәсендә мәчет төзелешенә зур өлеш кертте.

Гыйлмулла хәзрәтне югалту Татарстан мөселманнары күңеленә тирән хәсрәт булып уелды. Раббыбыз мәрхүмнең урынын җәннәт түрләреннән итсен иде. Һәммәбезне Аллаһы Тәгалә яратты һәм һәрберебез аңар кайтачак. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана