Бөгелмә имамнары Корбан бәйрәмен уздыру хакында сөйләштеләр

01 октябрь 2014 ел 15:14

30 октябрьдә Бөгелмә мөхтәсибәтендә имамнарның чираттагы җыелышы уздырылды. Бу юлы җыелышта сөйләшү  якынлашып килүче олуг бәйрәм Корбан гаетенә багышланды. Җыелышта мөфти урынбасары, Бөгелмә имам-мөхтәсибе  Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, авыл имамнары, хакимият вәкилләре катнашты.

Рөстәм хәзрәт әйтүенә караганда, җыелышта районның мәчетләрендә булдырылган китапханәләргә ТР МДНнең “Хузур” нәшрият йорты һәм “Фәнис” мәдрәсәсе китаплары тапшырылган.

Бүгенге көндә районда 15 мәчет эшләп килә. Барлык мәчетләр дә Корбан бәйрәменә әзер. Үзәк мәчет янында исә корбан чалу өчен махсус урын булдырылган. Биредә 200гә якын корбанлык чалу көтелә. “Бәйрәмнәребезне гаиләләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз  белән күркәм итеп үткәрергә язсын. Авыл имамнары теләгән һәркемгә  корбан чалу йоласын башкарырга булышыр, Алла  боерса”, - диде Рөстәм хәзрәт.   

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана