Тукай районы имамнары җыелып дини эшләрне барлады

02 октябрь 2014 ел 10:49

1 октябрьдә Тукай районы мөхтәсибәте җыелышы үткәрелде. Авыл имамнары бу атнада үткәреләчәк  Корбан  бәйрәменә бәйле сорауларны тикшерделәр. Шулай ук, белгәнебезчә, көз айлары гошер сәдакасы җыю вакыты булып тора.  Гошер ул – зәкятнең бер төре. Аның төгәл нисабы (күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле). Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән.  Мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. 

Шулай ук җыелышта дин әһелләре мәчетләрдә  укуларны оештыру мәсьәләләрен дә карадылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана