string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8149.html"
02.10.2014 10:59

“Хәләл” стандартлар комитеты Корбан бәйрәмен каршылап  махсус листовкалар һәм плакатлар әзерләде. Аларга корбан чалуның тәртипләре, таләпләре язылган. Плакатлар 500, ә листовкалар 6 мең тираж белән бастырылды. Корбаннарыбыз хәләл булсын дигән теләктән әзерләнгән плакатлар республика һәм Казан мәчетләренә таратылачак.

Шулай ук плакатларга ТР МДНне “Хәләл” стандартлар комитетының һәм halalrf.ru сайты телефоннары ( +7 (843) 238-33-71, 292-20-08. E-mail: info@halalrt.com. www.halalrt.com)  күрсәтелгән.