“Хәләл” стандартлар комитеты Корбан бәйрәмен каршылап махсус листовкалар һәм плакатлар әзерләде. Аларга корбан чалуның тәртипләре, таләпләре язылган. Плакатлар 500, ә листовкалар 6 мең тираж белән бастырылды. Корбаннарыбыз хәләл булсын дигән теләктән әзерләнгән плакатлар республика һәм Казан мәчетләренә таратылачак.
Шулай ук плакатларга ТР МДНне “Хәләл” стандартлар комитетының һәм halalrf.ru сайты телефоннары ( +7 (843) 238-33-71, 292-20-08. E-mail: info@halalrt.com. www.halalrt.com) күрсәтелгән.
3,6 МБ