string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8150.html"
10.10.2014 14:38

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 13 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә  бишенче тапкыр “Саматов укулары”н уздыра. Конференция  ХХ гасыр азагы ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәткә багышлана.

Татарстанның беренче казые, Мәрҗәни мәчете имамы, галим Габделхак Саматов хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырылган әлеге укулар 2010 елдан бирле үткәрелеп килә.  Габделхак хәзрәт  революциягә кадәрге татар дини мирасын дәвам итүче, ислам диненә багышланган күп китаплар авторы. 

Чара Россия ислам институтында уздырыла. Сәгать 10.00дә башлана.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 238-17-61

ТР МДНнең мәгариф һәм фән бүлеге.