Изге Китапны укырга өйрәнергә теләгән балаларга өлкәннәр дә кушылган

03 октябрь 2014 ел 11:57

Агымдагы елның сентябрь аенда республикабыз мәчет-мәдрәсәләрендә, билгеле булганча, Коръән курслары старт алды. Әлеге курслар, иң беренче нәүбәттә, яшь буынны Аллаһы Китабына якынайту, Коръән кушканча яшәргә өйрәтү максатыннан оештырылды.

Яшьләр динебезнең киләчәге генә түгел, милләт, халкыбызның да терәге, өмете булып тора, шуңа да әлеге курслар әйтеп бетергесез әһәмияткә ия/ Аның уңай нәтиҗәсен киләчәктә, һичшиксез, күрәчәкбез – нык иманлы яшьләр, ихлас мөселманнар, динне тирәнтен, Аллаһы Китабын яттан белүче һәм тормышларын хак дин кушканча алып баручылар тәрбияләнәчәк әлеге курсларда.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү бүлеге, “Зәкәт” хәйрия фонды һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче Коръән хафизлар әзерләү үзәге әлеге Коръән курсларының оештыручылары булып тора. Октябрьнең беренче көнендә үк әлеге структураларның җитәкчеләре янә җыелды һәм беренче нәтиҗәләр, оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышулар уздырылды.

Нәтиҗәләр сөендерерлек: сентябрь аенда республиканың 24 мәчетендә һәм 2 мәдрәсәсендә балалар өчен Коръән курслары оештырылган. Дәресләрнең төп максаты яшьләр белән эшләү булса да, курсларга өлкән яшьтәге мөселманнар да теләп кушылган. Шул рәвешле Казанда 24 урында һәм республиканың Буа, Әлмәт якларында Коръән өйрәнү буенча беренче карлыгачлар әзерләнә башлады. Курсларга йөрергә теләк белдерүчеләрнең саны көннән-көн арта бара, дәресләрнең сыйфаты Коръән хафизлар Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм Ибраһим хәзрәт Сабиров тарафыннан даими тикшерелеп торыла, оештыру мәсьәләләрендә кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, остазлар һәм курсларны оештыручылар белән һәрвакытта да фикер алышулар уздырыла.

Курсларның тагы бер әһәмиятле ягы бар: биредә үзләре Коръәнне яттан белүчеләр, ягъни Коръән хафизлар гына белем бирә. Шулай ук Казанның биш мәчетендә хатын-кызлар өчен дә махсус курслар оештырылды. Бүгенге көндә мәчет һәм мәдрәсәләрдәге Коръән курсларының җәдвәле төзелде, дәресләр атнага ким дигәндә ике-өч тапкыр оештырыла, кайбер мәчетләрдә, әйтик, “Ярдәм” мәчетендә, дәресләр атнаның алты көнендә уза. Курсларның әһәмиятлелеге, аларга булган ихтыяҗ дәресләргә йөрүчеләрнең саныннан ук күренеп тора. “Коръән нуры” хәйрия фонды сайтының Исәп-хисап бүлегендә көн саен узган көндә күпме кеше килгәнлеге турында мәгълүмат бирелеп барыла. Шулай ук әлеге сайтта махсус “Татарстан мәчет һәм мәдрәсәләрендә Коръән курслары” дип аталган карта төзелгән, карта ярдәмендә мәчетнең кайда урнашканлыгын, төгәл адресын, укытучының кесә телефонын белеп була.

Дәресләрнең атнага ничә тапкыр оештырылуы, йөрүчеләр саны исәпкә алынып, “Зәкәт” хәйрия фонды мөгаллимнәргә акчалата ярдәм күрсәтү карары кабул итте. Уку елының беренче ае яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, димәк, алга таба җиң сызганып эшләү, курсларны киңәйтү, аларны үстерү, республиканың башка мәчетләрендә дә оештыру зарурилыгы бар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү бүлеге, “Зәкәт” хәйрия фонды һәм Россия ислам институты каршында эшләп килүче Коръән хафизлар әзерләү үзәге әлеге юнәлешне алга таба да үстерү өстендә эш алып барачак. 

Алинә БИКМУЛЛИНА

nuralkuran.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана