Лаешта Корбан гаетендә мәчеткә балаларны җыялар

03 октябрь 2014 ел 15:17

Лаеш мөхтәсибәтендә Корбан гаетендә балалар өчен бәйрәм чаралары уздырыла. Иртәгә, 4 октябрьдә, Лаеш районының Сокура бистәсендә урнашкан “Юлчы” мәчетендә балаларны иман йортына  җыеп,  күңелләрен күрергә ниятләгәннәр. Шулай ук, балалар өчен Корбан гаете 5 октябрьдә Лаешның җәмигъ мәчетендә уздырыла. Лаеш район имам-мөхтәсибе РӘФКАТЬ хәзрәт ГАТАУЛЛИН әйтүенә караганда, гаеткә җәй көннәрендә лагерьга йөргәннәрне дә, ятим балаларны да җыялар.  Балаларны корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйлау, шулай ук аларга төрле бүләкләр тапшыру  каралган. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана