string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8171.html"
04.10.2014 09:17

Бүген республикабыз мәчетләрендә Корбан гаете намазлары укылды, Аллаһны зурлаган бәйрәм хөтбәләре әйтелде. Имамнарыбыз дин кардәшләребезне мөбарәк Корбан бәйрәме белән тәбрикләде. 

Республиканың төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф мәчетендә уздырылды. Бирегә мөселманнар сәгать иртәнге алтыга җыела башлаганнар иде. Шул ук вакытта мәчеттән Казан үзәгенә динебезне зурлаган вәгазь сүзләре таралды.  

Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов  барча мөселманнарга Россия җитәкчелеге, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мөфти хәзрәтләре Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауларын җиткерде. Бу көннәрдә  мөфтиебез  һәм Татарстаннан йөзләгән дин кардәшләребез изге хаҗ сәфәрендә, алар изге җирләрдә  ил-көннәребезгә,  халкыбызга иминлек, бәрәкәт сорап догалар кыла.

Илфар хәзрәт Корбан бәйрәменең мәгънәсен аңлатып, корбан сүзе үзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә якынаю дигәнне аңлатуы хакында әйтте. “ Диндә бу якынаю бары бер мәгънәгә ия – Аллаһының рәхмәтенә ирешү. Без гыйбадәтләребез, гамәлләребез белән Аллаһка итәгать күрсәтеп, Аңар якынаерга омтылабыз”, - диде хәзрәт.

Хәзрәт саваплы гамәлләр кылырга, мохтаҗларга, ятимнәргә, ярдәм кирәк бәндәләргә, авыруларга  михербанлы, игьтибарлы, рәхимле булырга  чакырды.  Мәгълүм булганча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Яңа гасыр” телеканалы белән берлектә инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын  булдыру максатыннан "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра. Әлеге хәйрия телемарафоны 4 октябрьдә көн дәвамында бара. Илфар хәзрәт шул хакта да искә төшерде. Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сумга якын акча сәдака булып күчә.  

Аллаһы Тәгалә садакаларыбызны кабуллардан итсен һәм безгә – ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын. Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Эшебездә, тормышыбызда Үз рәхмәтенә ирешүебезне насыйп итсен.

Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын!