Чаллыда Корбан гаете намазларында 5 меңгә якын кеше катнашты

07 октябрь 2014 ел 09:33

Чаллы шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете иртәнге 7 сәгатьтә бәйрәм вәгазьләреннән башланды. Гадәттәгечә 13 мәчетнең намаз заллары килгән халыкны көчкә генә сыйдыра алды. Җәмгысе гает намазларында 5 меңгә якын кеше катнашты.  “Ихлас”, “Кәүсәр”, “Тәүбә” мәчетләрендә килгән халыкны пылау белән сыйлау булды. “Туфан”, “Сөембикә”, “Нур-Ихлас” мәчетендә намаздан чыгучыларны коймак белән чәй көтә иде. “Рамазан” мәчетендә хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым-аерым аш мәҗлесләре үткәрелде. “Әбүзәр” мәчете имам-хатыйбы Гали хәзрәт 29 гимназия укучылары өчен корбан ашы, күп балалы мохтаҗ гаиләләр өчен “Снежок” ял базасында төрле чаралар оештырды. Шәһәр мэриясенең аппарат җитәкчесе Илдар Мәхмүт улы Яруллин “Нур-Ихлас” мәчетенә кунак булып килде һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мәһдиев Наил Гамбәр улы исеменнән имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәтне, аның йөзендә шәһәрнең барча мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Аш мәҗлесендә шәһәрнең кайбер предприятие җитәкчеләре, Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Фәрхәд Флорит улы Латыпов катнаштылар.

Аннары имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт, Илдар Мәхмүт улы үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгына корбан чалу йоласының үтәлеше белән танышу өчен юнәлделәр. Биредә эш оешкан төстә бара иде. Мәйданчыкта тәртипне тәэмин итүгә һәм корбан чалу өчен тиешле шартлар тудыруга шәһәр службалары үзләренә бәйле булганнарның барсын да эшләделәр. Имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтшин әйтүенчә, гаетнең беренче көнендә бирегә сату өчен 1300 баш сарык малы кертелгән. Аларның төп өлеше шул беренче көнне үк чалынган. Итләрнең бер өлеше авыру балалар фондына һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе ихтыяҗлары өчен тупланды. Көн юеш булып, кар явып торса да, корбан чалганда барлык тиешле шартлар үтәлде. Бу изге эшне үтәүгә “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре дә ( 23 кеше) үз өлешләрен керттеләр. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана