Татарстан делегациясе Согуд Гарәбстаны Әмире исеменнән уздырылган кабул итү мәҗлесендә катнашты

06 октябрь 2014 ел 11:28

5 октябрьдә Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эш сәфәренең соңгы көнендә, Ике Изге урын Сакчысы, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенең Галиҗанаб Әмир Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд исеменнән Корбан гаете уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты. Мәҗлес Әмирнең Минадагы Сараенда уздырылды.

Татарстан делегациясе составында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарате рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бар иде.

Исегезгә төшерәбез: Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башта Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы җитәкчелеге, Мәккә провинциясе Әмире шахзадә Маш’ала ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очрашкан иде, шулай ук мөселманнарның изге  урыннарына хаҗ кылган иде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана