string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8190.html"
07.10.2014 13:57

“Хузур” нәшрият йорты имамнар, мөәзиннәр, мөгаллимнәр һәм киң катлам укучыларга аталган китапларны әзерләүне һәм  нәшер итүне дәвам итә.  Сентябрь аенда республика дин әһелләренә, мөгаллимнәргә нәшрият бастырган “Мәчетләр каршындагы курслар өчен укыту программасы”, “Якупов укулары” җыентыклары, “Корбан” китабы, “Шура” альманахының алтынчы саны таратылды.

Бу көннәрдә исә  дини ике китапчык дөнья күрде. “Гыйбадәт кылуга кагылышлы кырык хәдис”, “Мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты” рус телендә чыккан иде, хәзер татарча басылды.  

“Гыйбадәт кылуга кагылышлы кырык хәдис”. Әлеге китапчыкта хәнәфи мәзхәбе буенча намаз укуга караган төп  мәсьәләләр хәдисләр ярдәмендә аңлатыла.  40 хәдиснең чыганаклары күрсәтелгән, татарча һәм гарәп телендәге язылышы  бирелгән. Әйтик, намазда кулларны күтәрү, сәҗдәдә утыру, намаз вакытында икеләнүләр һәм башкалар турында хәдисләр китерелгән.

“Мәңгелеккә юл тотучының ахирәт паспорты”.  Бу дөньяга килүебезнең, яшәү һәм китүебезнең максатын беләбезме? Мәңге калачак җиребез булган ахирәткә без ни дәрәҗәдә хәзерләндек? Гамәл дәфтәрләребездә ниләр язып куелган? Китапчык әнә шундый сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аллаһыга һәм ахирәт көненә инанган мөэмин  үлемгә һәрвакыт хәзер булырга тиеш. Мөэмин кеше үлемне җәннәткә керер өчен бер күчеш буларак күрер. Шуның өчен ул үзенең бар көче белән хәерле эшләр кылырга тырышып яшәр, Аллаһы Тәгаләнең  ризалыгын алырга омтылыр.  Китапчык ахирәт юлында көткәннәрне  бик җиңел тел белән, сүрәләр һәм хәдисләр аша аңлатып бирә.

“Хузур” нәшрият йортының рәсми сайты  - huzur.ru;   т.  (843) 202-07-74.