string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8194.html"
07.10.2014 13:38

4 октябрьдә мөселманнар мөбарәк  Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Үткән ял көннәрендә  Татарстан һәм башкалабыз Казан мәчетләрендә бәйрәм чаралары оештырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Сөючеләр фида кыла” телемарафонын оештырды. Әлеге хәйрия эшен пропагандалаган һәм мәрхәмәтле гамәлләр кылырга чакырган марафонны үткәрүдә “Яңа гасыр” телеканалы зур булышлык күрсәтте. Көн дәвамында телеканал аша динебезгә багышланган, мөселманнарның үрнәк гамәлләрен күрсәткән тапшырулар барды. Ятим һәм инвалид балалар приюты өчен оештырылган телемарафонда катнашырга чакырган роликлар күрсәтелде. Корбан гаете көнне “Яңа гасыр”дан хәзрәтләребезнең нәсихәтләре, вәгазьләре һәм фикер-тәкъдимнәре яңгыравы бәйрәмгә өстәмә бер ямь бирде.

ТР МДН “Яңа гасыр” каналы журналистларына һәм телемарафонда катнашучыларның барсына рәхмәтен белдерә. “Корбан бәйрәменә багышланган мәрхәмәтлелек телемарафоны тәмамланды. Ятим инвалид балаларга ярдәм итәр өчен ясалган чакыруларыбызны ишетүчеләргә зур рәхмәт. Сез изге гамәл кылуга өлеш керттегез. Аллаһы Тәгалә үзенең әҗер-савапларын бирсен. Өйләрегездә бәхет һәм бәрәкәт булсын! Ә кем тернәкләндерү приютын ачуга ярдәм күрсәтергә өлгермәгән, бу эштә 10 октябрьгә кадәр катнаша ала. Бөтен көчебезне бергә тупласак, ниятебез тормышка ашар. Ниятләребезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын”, - дип билгеләп узды мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр.

7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефон счётыннан инвалид ятим балалар өчен тернәкләндерү үзәге счетына 45 сумга якын акча күчә (төгәл сумма операторга бәйле). Садака биргәнне раслауны сорап,  SMS киләчәк. Бу сорауга җавап бирү бик мөһим – расламаган очракта акча балаларга күчми. Зуррак сумма күчерергә теләгәндә, "ЗАКЯТ" сүзеннән соң буш ара (пробел) калдырып, күчерергә теләгән сумманы язарга. Иң мөһиме – расларга  онытмагыз.

Шулай итеп, 7715 номерына "ЗАКЯТ" сүзе белән SMS яки "ЗАКЯТ" + буш ара (пробел) һәм сез күчерергә теләгән сумманы язып SMS җибәрергә.

Белгәнебезчә, Узган ел ТР МДН Корбан бәйрәмендә беренче мәртәбә хәйрия телемарафоны уздырган иде. Телемарафон яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ ятим инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдыру максатыннан оештырылды. Әлеге максатны тормышка ашыру һәм мөселман өммәтендә хәйрия телемарафоны аша игелекле гамәлләр кылырга чакыру быел да дәвам иттерелде. Узган ел үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә Теләче районында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. Хәзерге вакытта биналарны әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган  балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерү сорала.  Биналарга ремонт ясарга, авыру балалар өчен махсус медицина җиһазлары алырга, үзәкнең тирә-юнендәге җирлекне тәртипкә китерергә, шулай ук балаларны кирәкле урыннарга йөртү өчен микроавтобус алырга кирәк. 

Корбан бәйрәме көнне, марафон кысаларында, Бауман урамында кул эшләре ярминкәсе оештырылды. Биредә «Апрель» һәм «Здравушка» тернәкләндерү үзәкләренә йөрүче балаларның кул эшләре дә сатылды. Моннан тыш мөселман яшьләре флэшмобта катнаштылар, казанлыларны бәйрәм белән котладылар.