Чаллыда Корбан чалырга ниятләгән бер кеше дә кире борып җибәрелмәде

08 октябрь 2014 ел 13:48

Чаллы шәһәре читендәге үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында бәйрәмнең өч көнендә 1622 баш сарык  чалынды. Шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары, өч көн дәвамында мәйданчыкта оештыру эшләре белән мәшгуль булган Фоат хәзрәт Мөхәммәтов әнә шулай дип белдерде. Ул моңа бәйле рәвештә тагын менә нәрсәләр әйтә:

 - Өч көндә дә мәйданчыкта маллар булды, корбан чалучылар хезмәт күрсәтте. Корбан чалырга ниятләгән бер кеше дә кире борып җибәрелмәде. Җөмһүриятебезнең 8 районыннан мал килде, читтән китерүчеләр булмады. Күбрәге Актаныш районыннан. Килгән сарыклар көр иде. Чөнки ветеринария хезмәте авырлыгы җитмәгән малны сатуга керттермәде. Ветеринария белешмәләре тиешле таләпләргә туры килмәү сәбәпле, 12 машина шәһәргә кергәнче үк борып җибәрелде. 

Бәяләргә килгәндә, сарыклар 5 мең ярым сумнан алып 7 меңгә кадәр булды. Әмма беркем дә канәгатьсезлек күрсәтмәде, сатулашып тормадылар. Күңелләренә охшаган малны сатып алып корбанга чалдылар. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарын кабуллардан кылсын. 

 Быел да шәһәрнең коммуналь хезмәтләре, көч структуралары, ГИБДД үз вазыйфаларын җиренә җиткереп намус белән үтәделәр. Аеруча зур рәхмәтемне “Челныкоммунхоз”  (директоры М.К.Хәбибуллин), “Горзеленхоз” (С.Х.Хәбибуллин) хезмәтләренә юллыйсым килә. Мәйданчык даими төстә җыештырылып торды. Шәһәр эчке эшләр идарәсе башлыгы А.В.Соколов үзе килеп мәйданчыктагы тәртип белән танышып китте. Көндезен һәм төнен полиция хезмәткәрләре дежурлык иттеләр. Теләүчеләр җылы аш – пылау белән тәэмин ителделәр. Намаз уку өчен палатка корылды. Халык  корбаннарының бер өлешен мәйданчыкта үк “Ак мәчет” мәдрәсәсе һәм ДЦП белән авыраучы балалар өчен калдырдылар. Мәдрәсә өчен итне шәкертләр кабул итеп торды, ә авыру балалар өчен корбан итен Рамил исемле кардәшебез җыйды. 

 Быел суючыларга таләпне арттырдык. Шәригать кануннарын белмәгән берничә кеше бу эштән читләштерелде. Бу йоланы үтәүгә “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре (23 кеше) зур булышлык күрсәттеләр.

 Мәйданчыкта корбан йоласының үтәлеше белән беренче көнне үк шәһәр мэриясе аппараты җитәкчесе Илдар Мәхмүт Яруллин танышты һәм аңа уңай бәя бирде. Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаил Кыямов шәһәр службалары җитәкчеләре белән ике мәртәбә киңәшмә үткәрде, мәйданчыктагы эшләр белән танышты. 

Ошбу әйтелгәннәргә өстәп шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай диде: “Халык үз теләге белән чалынган корбан итләренең төп өлешен, шулай ук башка күчтәнәчләрен балалар йортына, инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгенә, “Дом ребенка”га тапшырды. 29, 54, 2 нче гимназия балалары өчен корбан ашлары оештырылды. Алар дәвам итә. Мәсәлән, 15 октябрьдә ул балалар-яшьләр Үзәгендә оештырылачак шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наил Гамбәр улы Мәһдиев та өч сарык суйдырды. Аларның берсе балаларны тернәкләндерү үзәгенә, икенчесе балалар йортына, өченчесе балалар-яшьләр үзәгенә тапшырылды”.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана