Актанышта Корбан бәйрәмендә мәчет янына агачлар утырттылар

08 октябрь 2014 ел 14:24

4 октябрьдә  мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтте. Актанышта да әлеге күркәм чарага алдан ук хәстәрлек эшләре күрелде һәм Корбан бәйрәме чаралары оештырылды.

Гает район мәчетләрендә иртәнге  сәгать җидедә вәгазь белән башланып китте. Җәмигъ мәчетендә район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин вәгазь сөйләде.

– Кеше җир йөзендә сынау уза. Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйльнең тәкъдиргә язылганга карусыз буйсынулары – безнең өчен сабырлык үрнәге. Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә дә ирешәләр. Авырлык артыннан җиңеллек килә. Бер-беребезгә, тормышыбызга, яшәешебезгә битараф булмыйк. Көчләребезне, ярдәмнәребезне берләштерик, -дип, нәсихәтләде хәзрәт.

Бәйрәм көнне актанышлылар  район хакимияте ярдәме белән Алма-Ата шәһәреннән кайтарылган 200 квадрат метрлы келәмдә гает намазын укыдылар. Район башлыгы Фаил Мисбах улына, келәмне җәюдә катнашучы мөселман кардәшләребезгә рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук мәчет ихатасына агач утырту оештырылды.

Өйлә намазыннан соң, район үзәге  мәктәпләрендә корбан итеннән авыз итү мәҗлесләре үткәрелде.

5 октябрьдә Актаныш ресторанында мөслимәләр балалар өчен мәҗлес оештырса, 6 октябрьдә шундый ук чара “Акчарлак“ кафесында социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен булды. Район мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова сүзләренә караганда, балалар өчен оештырылган мәҗлесләрдә уеннар да  үткәрелде, дини нәсихәтләр дә бирелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана