string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8203.html"
08.10.2014 16:18

7 сентябрьдә дин әһелләре Казанның Мәдинә мәчете имам-хатыйбы булган мәрхүм Гыйлмулла хәзрәт Хәлиуллинны искә алдылар һәм күп сандагы мәчетләр салдырган дин әһеле рухына багышлап догалар кылдылар.

Мәҗлестә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мөфти Камил хәзрәт исеменнән мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Гыйлмулла хәзрәт Хәлиуллинның дини эшчәнлеген зурлады. Шулай ук нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров хәзрәткә бәйле хатирләрен яңартты.  Мәҗлестә шулай ук Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә һәм “Мөхәммәдия" мәдрәсәләре җитәкчеләре  Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Наил хәзрәт Яруллин, Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, Петровский бистәсе мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм башкалар катнашты. Мәрхүм рухына догаларны элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый укыды.

Динебез үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм дин әһеле,  “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Гыйлмулла хәзрәт Хәлиуллин бакыйлыкка 29 сентябрьдә күчте. Берничә көн алдан гына “Дин вә мәгыйшәт” газетасында хәзрәт имамлык иткән мәхәллә, мәчет тормышы хакында язма дөнья күрде. Әлеге язмадагы сүзләр хәзрәт рухына дога булып барып ирешсен!

ИГЕЛЕК ИСӘП-ХИСАПКА КОРЫЛМЫЙ

Казанның Мәдинә мәчете имам-хатыйбы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин, алмалар өлгергәндә килерсең, дигән иде. Алдан сорашып-белешеп бармасаң, һич табарлык түгел икән: Танкодром тукталышында төшкәч, күпер аша тауга күтәреләсе дә сул якка – Курчатов урамына борыласы.

Мин килгәндә хәзрәт үзе юк иде, авырып киткән. Кизү торучы Камил абый, ни йомыш белән йөрүемне белүгә, ишегалдына алып чыгып китте. Ишегалды дияргә тел бармый, чып-чын бакча инде. Баш очыбызда алмадан сыгылып торган ботакларны күтәрә-күтәрә, аллы-гөлле чәчәкле сукмактан түргә атладык. Нинди генә агачлар үсми бу бакчада: каен, нарат, чыршы, карагай... Моннан егерме ел элек, мәчет төзиләр, дигән хәбәр таралгач, агачларны кисеп әрәм итеп бетерерләр инде, дип борчылучылар да була. Әмма юкка, бер генә агачка да пычкы тимәгән, алар янына яңаларын – алмагачын, миләшен, слива, чия, кура, бөрлегән куаклары утыртканнар. Әй, рәхәтләнә ди инде җиләк-җимешкә мәхәллә балалары, һәр көн җыеп, капка төбенә куелган әрҗәгә чыгарып торалар икән.

- Яшелчәгә дә кинәндек, - ди Камил абый, бакча уртасындагы парникка күрсәтеп. - Анда мәчет ашханәсе өчен кыяр-помидорын үстерәбез.

Ишегалдының бер читенә утын белән ягыла торган мич урнаштырганнар да, җомга көнне намазга килүче 60-70 ләп кешене урамда пешкән пылау белән сыйлыйлар икән.

Кетәклектәге әтәч белән тавыкларны күреп, мәхәллә халкыннан чынлап торып көнләшеп куйдым. Таш кала уртасында йокыдан әтәч уятсын әле! Авылдан чыккан һәркайсыбызның татлы хыялы бит бу. Ә бала-чага өчен үзенә күрә бер зоопарк. Шунда бер читтәрәк хасиятләп өеп куелган печән кибәненә күзем төшеп: “Әллә инде кәҗә асрарга да исәп бармы?”- дип кызыксынам. “Кәҗә мәшәкатьлерәк, сыер булса бер хәл”,- дип җаваплый Камил абый, уенын-чынын бер итеп.

Күңелемне тәмам кузгатканы “Бәрәкәт” коесы булды. “Суүткәргечләр аша фатирыбызга килгән суны эчәрлек түгел, суны да сатып алуга калдык. Транспорты булганнар авыл чишмәсеннән ташый хәзер. Ә ташу яисә сатып алу мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә? Моның бер чишелеше булырга тиеш бит инде. Әнә шәһәр читендәге бакчачылык ширкәтләрендә гомер-гомергә бораулатып су чыгаралар, артезиан суларыннан файдаланалар ич. Мәчет янындагы мәйданда моңа тотынсак – начармыни? Күпме халык рәхәткә тиенәчәк, күпме кеше рәхмәт укыячак! Уйладым-уйладым да белгечләр белән киңәшкәннән соң алындым мин бу эшкә. 88 метр төшкәч, су бәреп чыкты... “ – дип яза бу хакта Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин үзенең “Хәтер дисбесе” китабында. Хәзер кое суыннан теләгән һәр кеше бушлай файдалана икән. Су кудырганда күпме электр энергиясе тотыла, шуның өчен генә булса да бәя куй, дип су бизнесы белән шөгыльләнергә кииңәш бирүчеләр дә булгалаган. “Юк, дигән хәзрәт, агып торучы су дәүләте – Аллаһы Тәгаләнеке. Ә игелек, изгелек исәп-хисапка корыла алмый”.

... Ул арада чәчәкле сукмакта Гыйльмулла хәзрәтнең уң кулы, озак еллар буе шушы мәчеттә хуҗалык эшләрен башкаручы Сәгыйть абзый белән мәчетнең икенче имамы Абдулла хәзрәт Галиев та күренде. Мин, аларга ияреп, шыңгырдан торган бүрәнәләрдән салынган мәчет бинасына үттем. “Ә ник үзләре килмәде икән, шушы матурлыкны күреп китәрләр иде”, - дидем, хәзрәтнең әле яңа гына бер балага исем кушып кайтуы турында белгәч. “Ә без мәчеттә балага исем кушмыйбыз, никах та укымыйбыз, - ди хәзрәт, мине тәмам гаҗәпкә калдырып. – Гыйльмулла хәзрәткә рәхмәт, ул мәчет ачылышыннан ук ата-бабадан килгән мохитне саклауны максат итеп куйган. Татар гаиләсе йолалары гаиләдә башкарылырга тиеш, шул вакытта алар бетмәс. Аннары мәчет – госелсез килеш кереп йөри торган җир түгел. Бездә хатын-кызлар намазга йөрми, чөнки аларның өйләрендә укулары хәерлерәк”.

Ә мәдрәсәгә йөриләр икән анысы, янәшәдәге мәдрәсә бинасында 40-50 ләп хатын-кыз тырышып-тырмашып Коръән укырга өйрәнеп ята. Якшәмбе көннәрендә, каникулларда төркем-төркем булып балалар да киләләр, ди хәзрәт.

Мәдинә мәчетенең тагын бер матур традициясе турында әйтми кала алмыйм. Мәдрәсәләргә, авыр хәлле гаиләләргә, балалар хастаханәләренә, үксезләр йортларына садакадан, корбан итеннән өлеш чыгаралар алар. Юмарт булгангадыр инде, Аллаһы Тәгалә үзләренә дә гел өстәп тора икән. Менә Корбан гаетендә дә Мәдинә мәчете коллективы тагын бик күп үксез-мохтаҗларга сөенеч-шатлык мизгелләре бүләк итәргә җыена.

Мәрьямбану ХАФИЗ, “Дин вә мәгыйшәт”