string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8212.html"
09.10.2014 11:36

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасын җиткерде. Президент депутатларга юллама белән С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының икенче утырышында чыгыш ясады. 

"Татарстан бүген тотрыклы үсешен саклап килә. Гражданнарның кереме һәм яшәеш дәрәҗәсе артты, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәсендә алгарыш күзәтелә", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта Президент икътисад үсеше тизлегенең акрынаюына карата борчылуын җиткерде. Рөстәм Миңнеханов мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдәге үсеш күрсәткечләренә тукталып, яңа бурычлар билгеләде.

Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Хөкүмәте әгъзалары, Федерация Советы әгъзалары, Татарстанның Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә даими вәкилләре, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары, җирле үзидарә органнары, ММЧ җитәкчеләре һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Шулай ук әлеге утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дин вәкилләре булды.