Кукмара имамнары дини эшләрен барладылар

09 октябрь 2014 ел 11:54

Кукмара районы мөселман мәхәлләләре саны буенча республикабызда иң алдынгылардан санала: биредә дәүләт тарафыннан теркәлгән 72 мәчет эшләп килә. Мәчет - мәхәлләләр белән җитәкчелек итүче хөрмәтле имам-хатыйблар авылларда бик кирәкле, үтә җаваплы хезмәт башкара. Чыннан да, бүген авыл тормышын мәчет бинасыннан, дини йолаларны үтәүче муллалардан башка күз алдына китерү кыен: халкыбызның ислам шәригате таләпләренә елдан - ел игътибары арта, аң-белемгә омтылуы, дин белән кызыксынуы үсә бара.

Соңгы елларда дәүләт, хакимият вәкилләре дә дин әһелләре белән аралашуны, алар белән киңәш-табыш итүне хуп күрә. Үзара мөгамәлә кору, аралашып, киңәшләшеп тору һәммәсе өчен дә нәтиҗәле булуын тормыш үзе исбатлап күрсәтә...

Яшәешнең һәр тармагында авырлыклар булган кебек, дин әһелләренең дә үз проблемалары бар. Район имамнары ай саен җыелып, төрле мәсьәләләрнең хәл ителү юлларын эзлиләр, үзара гына сөйләшеп калмыйча, төрле дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклеләре белән очрашалар. Корбан гаете алдыннан үткәрелгән җыелыш исә гадәти булмаган җыенга әверелде: ул көнне Үзәк мәчеткә Кукмара районына яңа җитәкче булып билгеләнгән Сергей Димитриев килде.

Зур, җаваплы вазыйфаны башкара башлавына бер атналап кына вакыт узуга карамастан, яшь җитәкче район имамнары алдында шактый эчтәлекле, анык, мөһим мәгълүматка нигезләнгән чыгыш ясады. Үзе керәшен татарлары вәкиле булса да, Сергей Дмитриевич районда яшәүче мөселманнарны һәрьяклап кайгыртырга, ихтыяҗларына битараф калмаска ышандырды, залда утыручы имамнарны Корбан гаете белән котлады.

Имамнар җыелышында Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашкан иде. Мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Баязитов физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен оештырылган дини-рухи реабилитация Үзәге җитәкчесе буларак билгеле шәхес. Илдар хәзрәт билгеләп үткәнчә, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр һәр җирлектә дә бар – республикабыз районнарында яшәүче милләттәшләребез арасында да алар байтак. 

Район имамнары алдында Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге мөдире Айнур Әхмәтшин да чыгыш ясады. Мөселман яшьләрен оештыру, берләштерү хакындагы фикерләре белән уртаклашканнан соң, Айнур хәзрәт җөмһүриятебездә оешып килүче волонтёрлар хәрәкәте турында да сөйләп алды. Хәрәкәтнең максаты – шәһәр-районнарда үткәрелүче төрле чараларда хезмәт күрсәтү, өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү һ.б.

Килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин җыелышта катнашучыларны Корбан гаете белән котлады, аннары район мөселманнары исеменнән хакимият вәкиле Кәримуллина Равия Абдулла кызына күп еллар район башлыгы вазыйфаларын башкарган Рауил Рахматуллинга сәламләү сүзләрен җиткерүен үтенде:

- Рауил Шәйдәүләт улына район мөселманнары бик рәхмәтле. Ул җитәкче булып торган елларда районыбызда мәчетләр төзелде, имамнар -абыстайлар өчен ифтар, Мәүлид ашлары үткәрелде. Гозерләре белән килгән мәхәллә җитәкчеләрен Рауил әфәнде беркайчан да кире бормады, һәрвакыт ачык йөз, җылы сүз белән каршы алды һәм озатты. 2008-2009 нчы елларда илебездәге тотрыксыз вәзгыятькә, “кризис” чоры булуына карамастан, Рауил Рахматуллин дин әһелләренең үтенечләрен кире какмыйча, бистәбездә зур, заманча мәдрәсә бинасы төзетте, эшләрнең барышын тулысы белән шәхси контрольдә тотты. Хәзер бу бинада район мөселманнары – олысы да, кечесе дә – дини белем ала, аларның догалары, хәерхаһлы теләкләре бәрәкәтендә Рауил Шәйдәүләт улына да садака-иҗария рәвешендә әҗер-савап язылып барыр, иншә Аллаһ...

Имам-мөхтәсиб районыбызга яңа җитәкче булып килгән Сергей Димитриевка да хезмәтендә уңышлар теләп, дин, әхлак, рухи тәрбия мәсьәләләрен күз уңында тотарга, бергә һәм бердәм булып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләргә насыйп әйләсен дигән теләген белдерде. Имамнарга, дини белем бирүчеләргә мөрәҗәгать итеп исә, Зиннур хәзрәт болай диде:

- Бүген имамнарга ышаныч зурдан. Шушы җаваплы вазыйфаны безгә Аллаһы Тәгалә ышандырып тапшырган. Күңелебездә авылдашларыбыз, динебез, гомумән, мөселман өммәте өчен ихластан борчылу булса, безгә Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәчәк. Үзеңне пакьләндереп, башкаларны пакьләнергә өндәү – ихласлык һәм сабырлык таләп итүче зур хезмәт.

Имамнарның шушы олы хезмәтләре нәтиҗәле булсын, ахирәттә дә әҗерләрен күрергә язсын, Аллаһ Раббыбыз дин юлында иҗтиһад кылучы ихласлы бәндәләрен олуг ярдәменнән ташламасын.

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана