Яңа Чишмә районында сәфәрдәге мөселманнарга намаз бүлмәсен сәүдәгәр ханым корган

10 октябрь 2014 ел 11:55

29 сентябрь көне Яӊа Чишмә район мөхтәсибәте имамнары чираттагы утырышка Ленино авылы җирлегенә җыелды. Бу көнне биредә яңа намаз уку урыны ачылды.  Шушы җирлектә кәсеп итүче Черняева Татьяна Анатольевна сәүдә мәйданчыгында юлчы мөселманнар өчен  бөтен шартлары булган намаз уку бүлмәсен булдырган. Намаз уку бүлмәсен ачу тантанасында дин әһелләре, шулай ук район хакимияте аппараты җитәкчесе Илдар Файзуллин катнашты.

 Район мөхтәсибе Газизулла хәзрәт үзенеӊ чыгышында барлык мөселманнар исеменнән, мөселманнарга битараф булмаган өчен Аллаһыныӊ рәхмәт-бәрәкәтләрен теләп, Татьяна Анатольевнага үзенеӊ бүләкләрен тапшырды.

 Татьяна Анатольевна гаиләсе күп еллар шушы авылда сәүдә итә, үз өйләрен дә җиткереп киләләр. "Соӊгы елларда мөселманнарныӊ артуы сизелде,-ди Татьяна ханым,- һәм алар безнеӊ кибет янына туктап, намазлыкларын җиргә җәеп, намазларын укый иделәр. Менә шуларны күреп, гаиләбез белән (ирем, улым, кызым) бер фикергә килдек һәм намаз бүлмәсе төзергә ниятләдек".

 Аллаһыныӊ рәхмәте белән бер ел дигәндә ниятләре тормышка аша. Юлчыларга, бөтен шартлары тудырылган җылы якты намаз уку бүлмәсе,тәхарәтханә тәүлек буена ачык. Ул  Әлмәт ягыннан килгәндә, күперне чыгу белән, уӊ яктагы беренче бинада урнашкан.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана