string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8223.html"
10.10.2014 10:45

Татарстан мөфтиятендә Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин 9 октябрьдә мөселман яшьләре, татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. “Түгәрәк өстәл”не Россия мөселман яшьләре берлеге һәм нәзарәтнең татар җәмәгатьчелеге белән эшләүче бүлеге оештырды. Чараны татар җәмәгатьчелеге белән эшләүче бүлек җитәкчесе Фирдүс Галиуллин алып барды. Билгеле булганча, нәзарәттә даими рәвештә күренекле шәхесләр белән очрашулар уздырыла. Алга таба мондый сөйләшүләрдән  онлайн-трансляция ясау көтелә.

Сәедҗәгъфәр хәзрәт чарада катнашучыларга Кабан арты мәчете эшчәнлеге, мәхәллә тормышы, шулай ук социаль эшләр, Казанның дини тарихы хакында сөйләде. Яңа гына дөнья күргән “Исхак хәзрәт Лотфулла” китабын бүләк итеп бирде.

Кабан арты мәчет-мәдрәсә комплексына, мәчетнең беренче имам-хатыйбы буларак мәхәллә эшчәнлеген торгызган мулла Исхак хәзрәт Лотфуллага багышланган китап 12 октябрьдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Чара Кабан арты мәчетендә уздырыла. 13.00 сәгатьтә башлана.