string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8230.html"
13.10.2014 17:21

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 13 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә  бишенче тапкыр “Саматов укулары”н уздырды. Конференция  ХХ гасыр азагы ХХI гасыр башы күренекле дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовка багышланды.

Коръән укудан башланып киткән чара Татарстанның беренче казые, Мәрҗани мәчете имамы, галим Габделхак хәзрәт турындагы хатирәләрне яңарту белән һәм олуг шәхеснең мирасы турындагы чыгышлар белән үрелеп барды.

“Саматов укулары” на җыелган төрле төбәк дин әһелләрен, мөгаллимнәрне, югары дини уку йорты шәкертләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул Габделхак хәзрәтнең гыйлем таратудагы эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтте.

Мөфти хәзрәтләре: “Бүген без бишенче мәртәбә оештырылган “Саматов укулары”на җыелдык. Татарстанның беренче казые, мәгърифәтче, хикмәтле һәм зур гыйлемле Габделхак хәзрәт Саматов совет заманында динебезне саклап калган һәм аны үстергән,  берничә буын дин әһелләрен тәрбияләгән олуг остаз.  Габделхак хәзрәт кайда гына булмасын, халыкка дәрес биргән. Ул Татарстан өммәтен динле иткән хәзрәт”, - диде.

Габделхак хәзрәт советлар союзы таркалгач, иң беренче булып, рәсми мәдрәсә оештырган хәзрәт. Совет чорында, егерменче еллар уртасында Казанда ачылган беренче мәдрәсә  -  “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә” дип аталган була. Мәдрәсә ул вакытта озак эшләмәгән.  Туксанынчы елларда Габделхак хәзрәт тырышлыгы белән бу мәдрәсә халкыбызга кире кайтты.  Хәзрәт башта Чистай шәһәрендә мәдрәсә ачып җибәрә. Аннары Казанда Кабан арты мәчете бинасында – “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә”не  тарихи урынында эшләтеп җибәрә. Казанның  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен ачуга да хәзрәтнең бик зур өлеш кертүе мәгълүм

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ел саен остазлары юлын дәвам иткән хәзрәтләребезгә “Рухи мирас” бүләген тапшырып килә. Узган елларда әлеге олуг бүләк баш казый  Җәлил хәзрәткә, РИИ ректоры Рәфыйк хәзрәткә, Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәткә тапшырылган иде.

Быел Татарстан мөфтие Камил хәзрәт бу зур бүләкне Габделхак хәзрәтнең шәкерте Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановка тапшырды.

“Олуг остазның бүләген алудан аның рәхмәт сүзләрен ишеткән кебек булды. Габделхак хәзрәткә 12 октябрьдә 84 яшь тулган булыр иде. Үзе артыннан ул бик уңдырышлы бодай орлыклары чәчеп калдырды. Хәзрәт күрсәткән юлдан бара торган бик күп шәхесләребез бар һәм алар остаз юлын дәвам итәләр. Уфага укырга баргач, имтихан алып утырган Габделхак хәзрәт миңа әйтте: “Сине Казанга алабыз”, - дип. Менә шулай итеп Казанда аңардан берничә ел дәресләр алырга туры килде. Моннан 20 ел элек, 1994 елда үзе Чувашстанга килеп чираттагы бер корылтайда катнашты, анда мөфти сайланды. Әлеге корылтай да аның догасы белән үткән иде”, - дип хатирәләрен яңартты Әлбир хәзрәт.

РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка бик күпләр ихластан Габделхак хәзрәтне зурлаган сүзләрен җиткерделәр. Алар совет хакимияте елларында динебезне саклап калган муллаларның дин өчен, татар халкы өчен чын күңелдән тырышканнары турында сөйләделәр.

Чарада Габделхак хәзрәтнең юлын дәвам итүче уллары да катнашты.  Ханты-Мансы округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов хатирләрне барлаганнан соң, әтисенең эшен дәвам итүче шәкертләренә, менә шушы укуларны оештырган һәм Габделхак хәзрәтне зурлаган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә, мөфти Камил хәзрәткә зур рәхмәтен белдерде.