string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8231.html"
13.10.2014 17:25

12 октябрьдә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчетендә берьюлы ике мөбарәк чара булды. Беренчедән, биредә мөхтәрәм дин әһелләре, мөгаллимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында  китап туе уздырылды. Шушы көннәрдә “Исхак хәзрәт Лотфулла” дип аталган саллы китап дөнья күрде. Әлеге тарихи-публицистик очерклардан торган җыентык халкыбызның дини тормышы хакында.  Милләтебезне дин-исламга чакырып, әлеге юлда бик күп башлангычларны гамәлгә куйган дин әһелләре арасында Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Исхак хәзрәт аерым урын алып тота.  Милли мирасыбыз сагында нык торучы, татарым дип кайгыртучы дин әһеленең эш тәҗрибәсенә таяну, аны өйрәнү бүгенге көндә дә әһәмиятле. Китап динебез юлын сайлаган кардәшләргә үрнәк алырлык кыйммәтле чыганак.

Икенчедән,  шушы көнне өйлә намазы тамамлануга Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчетенең икенче катында тәкъбир әйтелеп мөселман китапханәсе ачылды.

“Исхак хәзрәт гомере буе китап “корты” булган:  китапханәләрдән чыкмыйча гыйлем туплаган, татар тарихын җентекләп өйрәнгән, үзе дә китаплар язган һәм аларны бөртекләп җыйган шәхес. Кабан арты мәдрәсәсен ачып, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган шәкертләрне укыта башлагач, китаплар, дәреслекләр бастыруны башлап җибәргән тәвәккәл нәшир. Хәзрәт башлаган юлны барлап, китапка булган олы мәхәббәтне раслап, гыйлем алу өчен мәчетнең иркен, якты бер бүлмәсен китапханә итеп ачу, бик матур үрнәк”, - дип, үзенең  фикерләре белән уртаклашты “Исхак хәзрәт Лотфулла” китабын төзүче- мөхәррир Вәсилә ханым Рәхимова. Бүгенге көндә  Исхак хәзрәт Лотфулла эшен, әлеге нәселдә бишенче буын мулла- Сәедҗәгъфәр хәзрәт Лотфулла лаеклы төстә дәвам итә, шуның өчен бөтен тырышлыгын куя.

Китап  тәкъдим итү чарасын Исхак хәзрәтнең улы, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәедҗәгъфәр хәзрәт үзе алып барды.  Исхак хәзрәттән сабак алган һәм имамлык юлын дәвам итүчеләр Әстерханнан, Пензадан һәм башка төбәкләрдән килгәннәр иде. “Бер белмәгән Казан каласына, биредә яңа ачылган мәдрәсәгә укырга килгәндә без 14-15 яшьлек үсмерләр идек. Шул чакта Исхак хәзрәт безнең өчен кайгыртучан әни дә,  эшкә өйрәтүче, чыдам һәм тәвәккәллек сыйфатларын көндәлек эш-гамәлләребез аша сеңдерүче таләпчән әти дә, искиткеч мәрхәмәтле остаз да булды. Исхак хәзрәт нәсихәтләре дә, дәресләре сагындырып искә төшә”, - дип  сөйләделәр чит төбәкләрдән килгән хәзрәтләр.