Картларны Корбан ашына җыйдылар

13 октябрь 2014 ел 17:33

11 октябрьдә Югары Ослан авылы җәмигъ мәчетендә картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр өчен Корбан ашы үткәрелде. Мәҗлестә районның имам-мөхтәсибе чыгыш ясады. Ул динебез нәсихәтләрен җиткерде. Шулай ук мәхәллә халкының Корбан бәйрәме көннәрендә уздырылган хәйрия телемарафонында актив катнашуын әйтеп, сәдакаләр бирүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Югары Ослан мәхәлләсендә җыелган 26 мең сумнан артык акча “Зәкят” хәйрия фондына тапшырылган. Белгәнебезчә, телемарафон кысаларында ятим һәм инвалид балалар үзәгенә ярдәм итү оештырылды.

Мәҗлес ахырында картлар һәм инвалидлар интернаты җитәкчесе Э. Серебрякова, шушындый күркәм чаралар уздырып,  картлар күңелен күргән өчен  мөхтәсибәткә рәхмәтен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана