Яшьләр өчен Корбан бәйрәменә багышланган спорт чарасы

13 октябрь 2014 ел 17:38

Түбән Каманың мәгариф идарәсе балалар-яшьүсмерләр спорт клубы бишенче мәртәбә Корбан бәйрәменә багышланган ирекле көрәш турнирын уздырды. Быелга турда 200ләп яшь көрәшче катнашты. Спорт чарасын ачу тантанасында Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, спорт мәктәпләре җитәкчеләре катнашты. Хәзрәт барча катнашучыларны Корбан бәйрәме белән котлады, турнирны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде. Яшь көрәшчеләрне бер-берсен, әти-әниләрен кайгыртырга, сакларга чакырды.

Спорт чарасында катнашучыларны корбан итеннән пешерлгән пылау белән сыйладылар. Җиңүчеләргә яңа спорт киемнәре бүләк ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана