"Авылым мәчете" фотоконкурсы башлана

14 октябрь 2014 ел 11:11

Азнакай районы мөхтәсибәте сайты aznislam.ru  «Авылым мәчете»  дип аталган республикакүләм фотоконкурсын уздыра. Бәйге 20 октябрьдә башлана һәм 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Ягъни, шушы вакыт эчендә фотоларны юлларга кирәк. 15 декабрьгә кадәр aznislam.ru  сайтына урнаштырылган фотоларга тавыш бирергә мөмкин. 20 декабрьдә нәтиҗә ясала. Әлеге конкурста Татарстанның барлык авыл мәчетләре катнаша ала.

Белгәнебезчә, әлеге конкурс мөхтәсибәт эчендә уздырылган иде. 7 октябрьдә Азнакай мөхтәсибәте уздырган “Авылым мәчете” фотоконкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Жюри тарафыннан бертавыштан Кәкре Елга мәчете фотосүрәте авторы Рамил Фәттахов  җиңүче дип табылды. Интернет аша тавыш бирүдә беренче урында – Ришат Зәкиев (Күктәкә мәчете), икенче урында – Зөфәр Хәйбрахманов (Чалпы мәчете), өченче урында – Ранил Исламов (Татшуган мәчете).

     Азнакай районы мөхтәсибәте башлангычында әлеге конкурс республика күләмендә үткәреләчәк. “Ислам заман белән бергә атлый. Бүген Интернет дөньяда бик популяр. Без халкыбызның күркәм традицияләрен, авылларыбызның төзеклеген, матурлыгын башкаларга да күрсәтергә тиешбез”, – ди мөхтәсиб Азат хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана