string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8258.html"
15.10.2014 14:30

Бүген, 15 октябрьдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Кырымда үткәрелүче фәнни-гамәли конференциядә катнаша. “Кырым ислам мирасын саклауның һәм өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган сөйләшү Үзбәк хан мәчетенә 700 ел тулуга багышлана. Конференция Кырымның дини тарихын, кырым татарлары мәдәниятен өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту, мөселманнар арасында элемтәләр булдыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырыла. Фәнни-гамәли чарада  Россиянең һәм чит илләрнең Алтын Урда чорын өйрәнгән галимнәре, күренекле дин әһелләре катнаша.

Чара Симферополь шәһәрендә үтә. Аның кысаларында  Үзбәк хан мәчете тарихына багышланган фильм күрсәтү, шулай ук Кырымның тарихи урыннары белән танышу каралган.  “Кырым мәчетләре” дип аталган фотокүргәзмә оештырылган.

Үзбәк хан мәчете иң борынгы мәчетләрдән санала. 1312 елда Алтын Урда тәхетенә килгән Үзбәк хан Иске Кырым шәһәрендә матур итеп мәчет һәм югары дини белем бирүче мәдрәсә төзергә боера.

Мәчет төзелеше 1314 елда башлана. Тарихи язмалардан күренгәнчә, 1512-1513 елларда ул җәмигъ мәчете була. Мәдрәсәдә Коръән өйрәнәләр, фәлсәфә, гарәп теле, риторика, астрономия, мантыйк, канун дәресләре укытыла. Мәдрәсә тәмамлаганнар мулла, казый, дин белгечләре булып динебезне тараталар.

Бүгенге көндә мәчетнең беренче төзелешннән төньяк дивары сакланган.