string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8259.html"
15.10.2014 15:28

16-17 октябрьдә Казанда “Мөслимә хатын-кыз. Бүгенге дөньяда кеше хокуклары» дип аталган конференция уздырыла. Әлеге чарада БМОның кеше хокуклары буенча Баш комиссар идарәсе вәкилләре, мөселман оешмалары лидерлары, депутатлар, дин әһелләре һәм башкалар катнаша.

"Мөслимәләр берлеге" рәисе Наилә ханым Җиһаншина билгеләп үтүенә караганда, бу чараның төп максаты - мөселман хатын-кызлар хокукын яклауга кагылышлы халыкара документлар турында сөйләшү.  

Конференциянең төп оештыручысы – Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.