string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8267.html"
16.10.2014 13:52

17 октябрьдә Мәдинә шәһәреннән Казанга туры рейс белән Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайта.  220 хаҗи “Казан” халыкара аэропортына сәгать 12.50дә кайтып җитәрләр дип көтелә.  

Хаҗ гамәлләрен кылган барлык хаҗилар Мәдинә шәһәренә җыелдылар. Казанга очар вакытларын көтәләр. Алар Мәдинәдә ял итәргә, экскурсияләрдә йөрергә өлгерделәр һәм Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә булдылар. Әлеге мәчет кунакханәдән 500метрлап ераклыкта урнашкан. Якын булганга күрә безнең хаҗилар бөтен намазга да диярлек шунда йөриләр.

“ДУМ РТ ХАДЖ» программасын оештыручылар,  быелгы хаҗ сәфәренең уңышлы үтүе хакында әйттеләр. Быел, мәгълүм булганча, мөселманнар “Хаҗ Әкбәр” хаҗын үти алдылар.  Гарәфә көне җомгага туры килгән көндә кылынган хаҗ гыйбадәте шулай атала.

ХАҖ ӘКБӘР

Бер хәдистә китерелә: "Кайбер яһүди галимнәре Гомәр (р.г.)гә әйттеләр: "Сез Коръәндә шундый бер аять укыйсыз ки, әгәр ул аять безгә иңгән булса иде, без ул көнне бәйрәм буларак үткәрер идек (ягъни һәр елны, ул көнне сөенечтә үткәрер идек)." Гомәр (р.г.): "Ул нинди аять" - дип сорады. Алар: "Бүген сезнең өчен динегезне (һәр яклап) тулыландырдым һәм сезгә нигъмәтемне тамамладым. Сезгә дин буларак, Ислам белән разый булдым. (Кыямәткә кадәр динегез - Ислам дине булып калачак. Ул бетерелеп, аның урынына башка бер дин иңмәячәк.)" - диделәр (әл-Мәидә, 3). Гомәр (р.г.) әйтте: "Мин бу аятьнең кайсы көнне иңгәнен беләм. Аллаһка мактау булсын, бу аять иңгәндә, ике бәйрәм бер көнгә туры килгән иде. Берсе - Җомга көн (ул көн мөселманнар өчен бәйрәм булып исәпләнә), икенчесе - Гәрәфә көне (хаҗилар өчен бәйрәм көнедер). Бу аять Җомга көнне кичке якта, икендедән соң, Расулүллаһ (с.г.в.) Гәрәфәт мәйданында дөясе өстендә утырганда иңде".

***

Белгәнебезчә,  беренче төркем хаҗилар - 220 татарстанлы изге сәфәргә -  хаҗ сәфәренә Казаннан 25 сентябрьдә юл алган иде. Беренче төркем хаҗиларны “ДУМ РТ Хадж”  хаҗ программасын тормышка ашыручылар, туганнары-якыннары иртәнге сәгать җидедә озатып калдылар. Изге сәфәргә чыгучыларга үзенең нәсихәтләрен һәм изге теләк-догаларын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җиткерде.

Камил хәзрәт  быелгы хаҗ сәфәрен оештыруда берникадәр үзгәрешләр кертелүе  хакында әйтте. Мәккәдәге мәчетне төзекләндерү сәбәпле квоталар саны киметелде, шул исәптән Россиягә дә. Россиягә квота 16400гә кадәр киметелде. Татарстанга исә шуның 1800е бирелде. Монна тыш Согуд Гарәбстаны хаҗ оешмасы таләбе буенча, соңгы 5 ел эчендә хаҗ кылмаганнар гына хаҗга бара ала.

***

28 сентябрь төнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “ДУМ РТ Хадж” программасы буенча изге сәфәргә чыкканнарның соңгы төркемнәре Мәккәгә килеп җитте.  Шулай итеп, татарстанлылар, Аллага шөкер, изге җирләргә килеп җитеп,  олы хаҗ кылу гыйбадәтләренә әзерләнделәр. Кичә исә Татарстан хаҗилары янына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килде һәм алар яши торган кунакханәләрдә булып, яшәү шартлары белән танышты”, - дип хәбәр итте Мәккәдән “Яңа гасыр” телеканалы “Нәсыйхәт” тапшыруының автор һәм алып баручысы Ләйсирә Фазлыева

Татарстан мөфтие хатын-кызлар, ир-атлар өчен әзерләнгән бүлмәләрне, ашханәне, уку залын карады һәм дин кардәшләребез белән аралашты, аларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде.

Татарстан хаҗилары изге сәфәрдә татар ашлары белән тукланды. Моның өчен алар белән махсус пешекчеләр дә барды. Шулай ук хаҗиларның сәламәтлеген 15 табиб кайгырттты.