string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8269.html"
16.10.2014 15:06

Бүген Казанда “Мөслимә хатын-кыз. Бүгенге дөньяда кеше хокуклары» дип аталган конференция башланды. Конференциядә БМОның кеше хокуклары буенча Баш комиссар идарәсе вәкилләре, мөселман оешмалары лидерлары, депутатлар, дин әһелләре һәм башкалар катнаша.

Бу чараны уздыруның төп максаты - мөселман хатын-кызлар хокукын яклауга кагылышлы халыкара документлар турында сөйләшү.  Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, конферения кысаларында чит ил вәкилләрен Татарстан мөслимәләре эшчәнлеге белән якыннан таныштыру күз алдында тотыла.

Конференциянең бүген уздырылган пленар утырышында ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты һәм рәсми вәкилләргә, кунакларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөслимәләргә уңышлар теләде. Һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның түбәндәге фикерләрен җиткерде:

“Барчабызга мәгълүм, Исламда хатын-кыз зур роль башкара. Коръәндә әйтелгән: “ Үзегездән хатыннарны яралту да, ул хатыннар белән бергә яшәвегез дә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәт һәм наз, бер-береңнең хаталарын кичерә белү, һичшиксез, Аллаһның кодрәтенә ачык дәлилләрдер. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар” (Рум сүрәсе, 21 нче аять). Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйтә: “Хатын-кызлар ир-атларның ярты өлеше”. Димәк, хатын-кызларсыз ир-атлар да юк.  Җирдә тормыш дәвам итсен өчен Аллаһы Тәгалә хатын-кызларны яралткан. Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга максатчанлык, ныклык, актив булу сыйфатларын, оештыру сәләтен биргән. Мөслимәләрнең республикабыз өммәте өчен тырышулары, уңышлы эшчәнлек алып барулары шуңа бер дәлил.

Бүгенге көндә мөслимәләр – җәмгыятьнең гыйлемле һәм социаль актив өлеше. Алар үз гаиләләре, ирләре, балалары өчен генә түгел, ә барлык мөселман өммәте өчен таяныч. Дини уку йортларында укучыларга карасак та, аларның күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Мөслимәләр динебез кыймәтләрен балаларга гына түгел, өлкән яшьтәге ир-атларга да җиткерәләр. Бүгенге көндә ТР МДН карамагында  Россия күләмендә эшләүче мөселман хатын-кызларының ике иҗтимагый оешмасы эшләп килә. Мөслимәләр катнашында хәйрия эшләренә зур игътибар юнәлтелә. Без алга таба да, Алла кушып, республика мөслимәләренең күркәм йөзен булдыруга зур тырышлык куярбыз, аларга ярдәм күрсәтербез. Ә мөслимәләргә исә, үз ниятләрен тормышка ашыруларын телисе килә. Аллаһы Тәгалә яхшы ниятләребезне һәм гамәлләребезне кабуллардан кылсын!”