string(35) "http://dumrt.ru/news/news_8272.html"
16.10.2014 16:40

15 октябрьдә “Кырым ислам мирасын саклауның һәм өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган конференция кысаларында Татарстан мөфтие Иске Кырым шәһәрендәге Үзбәк хан мәчетен һәм Инҗәбәк Хатун мәдрәсәсе комплексында булды.

Әлеге тарихи урыннарга экскурсияне Дәүләт Эрмитажы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, Иске Кырым археологик экспедициясе җитәкчесе Марк Крамаровский уздырды.

Аның сүзләренә караганда, Иске Кырымдагы мәдрәсә Көнчыгыш Европадагы иң борынгы  мәдрәсәләрдән санала. Аның сакланып калуы һәм мәчет буларак файдаланылуы үзе бер могҗиза. Хәзерге вакытта мәчет һәм мәдрәсә комплексы реставрация һәм дәүләт тарафыннан яклау-саклау көтә.

Бүген, 16 октябрьдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстанның Кырымдагы даими вәкиллегендә булдылар. Биредә вәкиллек җитәкчесе Илмир Тимергалиев белән очраштылар. Сөйләшү милли-мәдәни һәм дини юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү хакында барды. Очрашуда мөфти Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашырга һәм ярдәм итәргә әзер булуы хакында әйтте.  

****

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе 15- 16 октябрьдә Кырымда үткәрелүче фәнни-гамәли конференциядә катнаша. “Кырым ислам мирасын саклауның һәм өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган сөйләшү Үзбәк хан мәчетенә 700 ел тулуга багышлана. Конференция Кырымның дини тарихын, кырым татарлары мәдәниятен өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту, мөселманнар арасында элемтәләр булдыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырыла. Фәнни-гамәли чарада  Россиянең һәм чит илләрнең Алтын Урда чорын өйрәнгән галимнәре, күренекле дин әһелләре катнаша.